Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:44

“Әйтелмәгән васыять”


Әмирхан Еникиның 100 еллыгына багышланган чара Максим Горький музеенда үтте.

“Әйтелмәгән васыять” дип аталган кичәдә Әмирхан Еники белән аралашкан галимнәр, Әмирхан Еникиның кызы Флүрә Еники һәм Казан театр мәктәбе студентлары катнашты.

1940 елның 12 мартында Казанда Горький музее ачыла. Һәм бу музейга татар әдәбиятына багышланган әйберләр дә җыела башлый. Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, берничә ел элек алар Ибраһим Нуруллинның архивын сатып алганнар. Бу коллекция арасында Гаяз Исхакыйның автографлары, Садри Максуди турында материаллар, Фатих Әмирханның хатлары саклана икән.

“Музей фонды шулай ук татар әдәбиятына, мәдәниятына кагылышы материаллар белән тулыландырыла. Алар арасында иң бае Әмирхан Еники архивы. Еникиның сугыш чорындагы хатлары, документлары, шәхси әйберләре музейда саклана. Атаклы прозаик тиз арада халык күңелен яулап алган язучы иҗаты һәрдаим замана өчен актуаль булып тора”, ди музейның фәнни хезмәткәре Лилия Идрисова.

Филология фәннәре докторы Фәрит Хатыйпов: “Әмирхан Еникиның “Гөләндәм туташ хәтирәләре”әсәрен музыка кебек”, дип бәяләде. Әмирхан Еникиның сугыштан соңгы елларда язылган әсәрләре, ул чордагы идеологиягә оппозициядә булуын күрсәтә дип, мисал итеп аның “Саз чәчәге” повестен дә атады.

Филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин “Әмирхан Еникиның кумиры Гаяз Исхакый булуын аның үз авызыннан ишеттем. Ул аның әсәрләрен калдырмыйча укып баруы турында сөйләде”, диде.

Татарстанның халык шагыйре Ринат Харис: “Әмирхан Еникиның башка әсәрләре татар халык җырлары кебек”, диде һәм язучының “Төнге тамчылар” хикәясенә багышлап үзе иҗат иткән шигырен дә укыды.

Әмирхан Еникиның кызы Флүрә ханым: “Бүгенге көнгә кадәр сакланган бу Көръән китабын минем әтиемә бабам, укып чыгарга кушып, аның туган көнендә бүләк иткән”, диде. Шулай ук музейга бүләк ителгән сугыш вакытындагы аның “кыр сумкасы турында да сөйләде.

Казан театр училищесында белем алучы студентлар язучының “Әйтелмәгән васыять”, “Курай”, “Бала һәм ана”, “Туган туфрак” әсәрләреннән өзекләр укыды.

Горький музееның фәнни хезмәткәре Флора Метлина: Әмирхан Еникиның “Кыңгырау” әсәре бер кеше язмышы турында гына түгел, татар халкының язмышы турында язылган әсәр. Мин аның әсәрләрен өйрәнгәндә бу милләт вәкиле булуыма горурлык тойдым, әмма мәктәп елларында татарча белем алмавыма, бу турыда татарча матур итеп сөйли алмавыма миндә оят тойгысы уянды. Әмирхан Еникиның әсәрләре алар бөтен дөнья мәдәниятенең бер өлеше, ул бөтендөнья күләмендә танылырга тиеш язучы ” диде.

Чыгыш ясаучылар Әмирхан Еники ул халыкара дәрәҗәдәге язучы, аны башка халыкларга да танытү йөзеннән, әсәрләрен башка телләргә дә тәрҗемә итәргә кирәк, дип тәкъдим әйттеләр.

XS
SM
MD
LG