Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта киеренкелек арта


Гыйрактагы “Яңарыш иттифагы” дип аталган сөнни сугышчылар төркеменең кайбер әгъзалары һәм башлыгы кулга алынды.

Шигый хакимиятенең әлеге төркемгә каршы күргән чаралары, мәзһәбара мөнәсәбәтләр алдында яңа сынау булып тора.

АКШ хәрбиләренең әл-Каидә һәм башка гыйсьянчыларга каршы алып барган хәрби чараларында, “Яңарыш иттифагы” төркеме сугышчылары һәрвакыт зур өлеш кертте. Алар шул ук вакытта Гыйрактагы шиддәт хәрәкәтләрен бастыруда да зур роль уйнаган иде.

“Яңарыш иттифагы” төркеменен элекке гыйсянчы сөнни сугышчылар тәшкил итә. АКШ хәрбиләре бу сугышчыларга айлык акча түләргә вәгъдә итеп, аларны әл-Каидәгә каршы чараларда кулланды.

АКШ сөнни сугышчыларга аена 300 доллар тули иде. Ләкин аларга акча бирү узган ноябрьда туктады. Моннан соң Гыйрак хакимияте кайберләрен Гыйрак гаскәренә алырга вәгъдә итте, калганнарына исә гадәти тормыш башлап җибәргәнче, ягъни башка эшкә урнашканчыга кадәр акча түләнергә тиеш иде.

Ләкин 2-3 айдан бирле аларның акчалары түләнми тора.

Бәйруттагы Гыйракны өйрәнү институты белгече, социолог Абдул Җаббар, акча түләүне кичектерү очраклы хәл түгел ди:

"Америка, билгеләнгән күләмдә һәм вакыт аралыгында төркем әгъзаларына акча түли иде. Алар кайчан да булса үзләренең полициягә, яисә хәрби хезмәткә алыначагын аңлый иде. Хакимият сугышчыларны үз идарәсенә буйсындыру өчен, аларга акчаларын бирми тора", ди ул.

Төркем башлыгы Гадел Машаданинең кулга алынуыннан соң, сугышчылар белән АКШ яклавындагы Гыйрак хәрбиләре арасында бәрелешләр булып алды.


Гыйраклы социология белгече Җаббар, соңгы вакытта шигый рәсмиләр арасында барлыкка килгән курку Малики хакимияте сәясәтенә йогынты ясый дигән фикердә тора. Алар "сөнниләрнең хакимиятне җимереп, Саддамның “Баас” партиясен яңадан торгызу ихтималлыгыннан курка", ди җаббар.

"Хакимият җимереләчәк дигән курку бар. Моны шигый сәясәтчеләр чыгышында бик ачык күреп була. Алар “Яңарыш иттифагы” сугышчылары хакимиятне җимерү өчен башта хәрби һәм полиция эчендә төпләнергә җыена дип курка. Ләкин аларның бу шикләнүе бик мәгънәсез. Шуңа да карамастан, бу курку Малики сәясәтенә йогынты ясый", ди белгеч.

Соңгы 48 сәгать эчендә Бәгъдад тирәсендәге шигый шәһәрләрдә булган һөҗүмнәрдә дистәдән артык кеше һәлак булды.
Әлеге һөҗүмнәрнең соңгы вакытта кулга алуга каршы ризасызлык күрсәткән “Яңарыш иттифагы” сугышчылары тарафыннан оештырылуы турында фаразлар бар. Гыйрак эчке эшләр министрлыгы исә бу фаразны кире какты.
XS
SM
MD
LG