Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Багдадта тукталды


АКШ президенты Барак Обама Төркия сәфәрен тәмамлап Вашингтонга кайтышлый Гыйрак башкаласы Багдадка тукталды.

Аның 8 көнлек бу сәфәре барышында Гыйракка киләчәге алдан игълан ителмәде.

Бу Обаманың президент буларак Гыйракка беренче килүе.

Багъдадта Обама АКШ көчләре чыгарылу сәбәпле алдагы 18 ай Гыйрак өчен хәлиткеч була ала диде.

Обама шулай ук "Гыйрак халкына үз иле өчен җаваплылыкны үз кулына алырга вакыт", - диде.

Багдадта ул АКШ хәрбиләре белән очрашты һәм телефон аша Гыйрак җитәкчеләре белән сөйләшә.

Ак Йорт әйтүенчә, һава торышы начар булу сәбәпле Обама Гыйрак җитәкчеләре белән очрашырга боралак белән бара алмый, шуңа күрә телефон аша гына сөйләшергә мәҗбүр.
XS
SM
MD
LG