Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:24
Римзил Вәли. 28 мартта Казанда Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең юбилей корылтае узды. Анда ТИҮ-нең 20 ел элек үткән корылтаен, милли хәрәкәт тарихын искә алдылар, хәзерге чорда мөһим булган милли һәм сәяси темаларга фикер алыштылар. Бу корылтайда яңгыраган чыгышлар һәм анда әйтелгән фикерләр әлегә кадәр матбугатта басылып чыкмады. Зур кызыксыну уяткан аерым чыгышларны алга таба Азатлык радиосында биреп барырбыз. Бүген без сезгә шушы корылтайның әһәмияте, аның ничек үтүе турында үгәрәк өстәл сөйләшүе тәкъдим итәбез. Әңгәмәдә Татарстан дәүләт Шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков һәм Татар конгрессы Башкарма комитетында бүлек мөдире булып эшләүче Фәрит Уразаев катнаша.

Гадәттә корылтайлар, конференцияләр үткәннән соң шул җыен турында рәсми мәгълүмат әзерләнә. Нинди җыелыш, кайда, кем тарафыннан, нинди максатларда үткәрелгән, анда кемнәр рәсми нотык белән чыккан һәм кемнәр фикер алышуда катнашканлыгы әйтелә. Мөнбәрдән яңгыраган тезислар, куелган сораулар һәм җаваплар, карарлар нинди, бу җыелышның җәмәгатьчелек тормышына, халык киләчәгенә тәэсире нинди булыр? Әнә шулар турында иң ким дигәндә дә бер кәгазь битенә сыярлык мәгълүмат таратыла. Шуны укып, һәркем үзенчә аңлатмалар бирә, бәхәсләр дә чыгара.

Дәүләт үткәргәнме бу чараны, оппозицияме, җәмәгать оешмасымы, аерым бер хосусый ширкәтме – барысы да мөһим. Менә инде ТИҮнең юбилей корылтаена атнадан артык вакыт үтте, әмма бу чараның ничек булуы турында тулы мәгълүмат, чыгышларның эчтәлегенә һаман да рәсми басмалар битараф. Кайбер татар газеталарында кыю рәвештә генә корылтай турында әйтелә, тик барыбер бу җыенда кабул ителгән мөрәҗәгать һәм хәтта чыгыш ясаучыларның исемлеге бер генә басмада да, яисә интернетта күрсәтелми.

Корылтайның кайнар эзләре буенча Бөтендөнья татар конгрессының утырышлар залында шушы вакыйгага багышланган матбугат очрашуы булды. Анда корылтайны оештырган, алып барган, бу эшкә ярдәм иткән Юныс Камалетдинов, Дамир Исхаков һәм Разил Вәлиев кебек шәхесләр катнашты. Милли җәмәгатьчелек вәкилләре дә килгән иде һәм аларга журналистлар сорау бирмәсә дә күңелендә җыелган фикер, хисләрне яшереп тормадылар. Мәгълүмат һәм карашлар җитәрлек иде. Ә журналистлардан бары тик “Ватаным Татарстан” газетасы һәм “Азатлык” радиосы вәкилләре генә булды анда.

Шуңа күрә бу очрашуда мәгълүмат чараларны, бигрәк тә милли басмаларны битарфлыкта гаепләделәр. Билгеле җәмәгать эшлеклесе, элеке депутат Фәндәс Сафиуллин “Татмедиа” агентлыгын кискен тәнкыйтьләде. Журналистиканы сәүдә эшенә генә әйләндерү турында да әйтте ул.
Фәрит Уразаев һәм Разил Вәлиев


Разил Вәлиев. Корылтай юбилеена газет-журналлардан кемнәр килгәнен мин барысын да күреп бетермәдем. Бүгенге матбугат очрашуында “Ватаным Татарстан” газетасы һәм “Азатлык” радиосы бар. “Татарстан яшьләре”, “Татар радиосы” кайда ул? Иң демократик газета – “Ирек мәйданы” – кайда ул? Димәк, безнең проблемаларга татар матбугаты битараф!

Римзил Вәли. Димәк, монда дәүләтнең сәясәте дә, тискәре мөнәсәбәте дә түгел, ә аерым шәхесләрнең битарафлыгы мөһимрәк булырга тиеш. Бу бәхәсле фикер, чөнки матбугат очрашуына “Ирек мәйданы”, “Безнең гәҗит” басмаларыннан килмәсәләр дә, алар корылтай турында мул һәм ачык итеп язды. Аларның журналистлары корылтайда катнашты. Димәк, рәсми мәгълүмат сәясәте каршылыклы икәнлеге күзгә күренеп тора.

“Яңа гасыр” телеканалы да корылтайдан репортаж күрсәтте, әмма бу җыенның кем тарафыннан, ни өчен, ничек оештырылганын, аның ничек барганын һәм нәтиҗәсен әйтүче булмады. Сүзләр бар, ә мәгълүмат юк.

20 ел элек Татарстандагы демократик күтәрелешне башлап җибәргән милли үзәк хәзер дә исәнме? Ул әле нәрсә белән шөгыльләнә, кемнәр аны әйдәп бара һәм ул кемнәргә таяна? Хакимият белән мөнәсәбәтләре нинди соң?

Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, галим Дамир Исхаков һәм татар иҗтимагый үзәген заманында җитәкләгән шәхесләрнең берсе, Татар конгрессы аппаратында бүлек мөдире булып эшләүче Фәрит Уразаев бу җыенның уңышлы үтүе өчен көч салган, үзләренең җаваплылыгын яхшы аңлаган кешеләр.

Дамир Исхаков. Иң башта ук бу татар иҗтимагый үзәгенең юбилей корылтаена безнең җәмәгатьчелекнең игътибары җитмәде. Моның сәбәпләре төрле. Әмма минемчә, безнең җәмгыятьтә аналитика һәм үткәнгә борылып карап нәтиҗә ясау дигән нәрсә юк. Уйлап караган вакытта, хәзерге Татарстан ул автономия түгел. Ул Татар Иҗтимагый Үзәге оешканга гына барлыкка килде. Бу әйберне бүген аңлау юк. Ул иртәме, соңмы килер.

Корылтайга күп булмаса да халык җыелды. Чит төбәкләрдән кунаклар да бар иде. Без ничек кенә хакимиятне сүксәк тә, алардан да ярдәм булды. Ашаттылар, эчерттеләр, урнаштырдылар. Ә инде эчтәлек безнең үзебездән генә тора иде. Төрлә дәрәҗәдә сөйләшүләр булды. Берничә әйбергә игътибар юнәлтер идем.

Беренчедән, гомуми сәяси анализ җитәрлек булмады. Чөнки ситуация бик катлаулы. Эчке һәм тышкы вәзгыять бар. Бу өлкәдә галимнәр дә бик эшләми, ахрысы. Тагы бер җитеп бетмәгән әйбер булды. Шундый төркем җыелгач, гомум массаның дәрәҗәсе бик биек түгел икәне күренә. Үзебезнең йөзне төрле яктан күрсәттек.

Гомуми алган вакытта, кабул ителгән төп резолюция, минемчә, бездәге проблемаларның төп өлешен аңлатып бирде. Анда татар дөньясында барган процессларга караш та бирелгән. Соңгы вакытта барган сәяси күренешне – республиканың мөстәкыйльлеген кысу – татар халкына каршы һөҗүм дип саныйм. Бу документта сәяси күренешкә бәя бирелгән.

Мин татар милләтен яхшы беләм дип исәплим. Күп кенә картлар белән сөйләшеп, татарларның психологиясен яхшы аңлыйм. Татарны кысмасаң, атылып чыкмый. Хәзер атылып чыгулар күренә башлады. Ул бит халык уйлап чыгарган нәрсә түгел, ә мәҗбүр ителә. Әгәр дә безгә яшәргә мөмкинлек бирсәләр, без тыныч кына яшибез.

Алга таба нәрсә буласын без чамалап кына әйтә алабыз, әмма тискәре күренешләр Русиянең үз язмышына да начар әйбер дип уйлыйм. Чөнки безнең Ватан шул ил эчендә, Русиянең безгә мөнәсәбәте үз ул һәм кызлары кебек булмаса да, безнең Ватан монда. Шул шартларда безнең татарлыкны, мәдәни институтларны, милли хәрәкәтне сакларга кирәк. Мин бу корылтайдан уңай фикер алып чыктым. Барыгыз да күрәсез, мили оешмалар һәм милли хәрәкәт яңача оешу формаларын да узарга тиештер. Чөнки хәзер сәясәтне элеккечә алып барып булмый. Митинг белән генә ерак китеп булмый.

Күрәсез, яшьләр арасында хәрәкәт һәм җанлану бар. Хәзер шул яшьләр турында кайгыртырга кирәк. Социологик тикшеренүләр үткәрелгән булган, 17 яшькә кадәр булган татар мәктәпләрендә балаларның миллилеге безгә һәм ата-бабаларыбызга караганда көчлерәк икән. Минем уйлавымча, хәзер хәрәкәтнең яңа формаларын булдырырга кирәк. Безнең сәяси клуб оештырырга да исәп бар.

Римзил Вәли. Корылтайның үзендә яшьләр, бигрәк тә татар интернеты турында сүз куертулар булмады диярлек. Шулай да экранда алыштырылып торган шигарьләр һәм корылтайдан соң “Шәрык клубы” күрсәткән концерт милли идеягә һәм милли оешма эшенә яшьләрнең тартылуы күренеп торды.
Дамир Исхаков һәм Юныс Камалетдинов


Шул ук вакытта 20 ел элек татар иҗтимагый үзәген башлаганда катнашкан күпчелек шәхесләр 60, 70, 80 яшенә җиткәч тә, үз юлларыннан, кыйблаларыннан тайпылмавы күренде. Абруйлы милли оешма хәзер инде элеккечә мәйданнарда гөрләми, ә тәҗрибәле юлбашчылар якты дөньядан киткән. Марат Мөлеков, Габделбәр Фәйзрахманов, Фәрит Хәбибуллин, Рафаил Сальяновлар кебекләр арабызда юк.

Ярый хуп, инде 20 ел үткән, беренче корылтайның яшьтәшләре университетларда укый, урамнарда ташкын булып агыла. Бигрәк тә бөтен татар халкының бүгенге мәсьәләләре тикшерелгәндә кайда соң алар? Хәзер яңа тормыш, үзгә шартлар, башка мөмкинлекләр һәм киртәләр.

Фәрит Уразаев. Бер күренеш куандыра - милләтебез язмышына битараф булмаган шәхесләрнең җыелып, күпмедер күләмдә йомгак ясау, фикер алышуы булды. Виртуаль дәрәҗәдә генә булса да, милли хәрәкәтне башлап җибәрүчеләрне, мәрхүм булганнарны Татарстанның иң югары ордены белән бүләкләү турында фикер әйтелгән иде. Залның реакциясе бер төрле генә булмады. Мин үзем бу әйбергә читтәнрәк торып, психологик портрет күзлегеннән дә анализ ясарга тырышам. Әле безнең халкыбыз, оешма җитәкчеләре сыйфат дәрәҗәсенә күчә алмаган. Шәхси дәрәҗәдән күтәрелеп, милләт дәрәҗәсе турында гына фикер йөртеп, берсенә-берсе рәхмәт әйтү дәрәҗәсенә үсеп җитә алмаганнар. Виртуаль бүләкләү турында сүз чыккач, залда бу мәҗлеснең шайтаны чыкты һәм ул бөтен залны шаккатырды.

Чыннан да, күләм өлеше белән генә фикер йөртәбез. Ә сыйфат өлеше белән фикер йөртмибез. Шәхси мәнфәгатьләр, миллилек өлеше күбрәк. Ә милләт дигән өлешкә без әле үсеп җитмәгән. Бүгенге көнгә милләтнең элитасы әле оешып бетмәгән. Элита формалашса, бу оешмаларда әллә кайчан эшләр бүленеп алып, отчет кына тотырлар иде. Ә элита формалашмау тагы бер зур проблема күтәрә. Бүген татарның рухи лидеры юк. Аны сайлап кына булмый.

Виртуаль бүләкләр проблемасы куелгач, тагы бер әйбер бик ачык күренде. Бу залга милли хәрәкәттән нәрсәдер алырга теләүчеләр җыелган. Ә бирергә теләүчеләр бик аз иде. Милләткә өлеш кертүчеләр никадәр күбрәк булса милләт шулкадәр көчлерәк. Бу әйбер бүген татарның зур проблемасы булып тора.

Яшьләр проблемасы турында да әйтер идем. Алар ипләп кенә яңача хәрәкәт итү ысулларын эзләп, милли хәрәкәткә кереп баралар. Мин беләм, егерме ел элек татар гимназиясендә укый башлаган яшьләр бүген безгә караганда, күпкә алдынгырак фикерле.

Римзил Вәли. Ә нишләп егерме ел элек эшләгән идарә һәм аның рәисләре шушы авыр эшне тарта һәм бу яшьләргә камыт кидерелмәгән?

Фәрит Уразаев. Камыт кидерү турында фикер йөрткәндә, берәү дә аны кимәячәк. Без әле һаман искечә фикер йөртәбез. 80 яшьлек Юныс абый Камалетдинов бер елдан артык китәм дип әйтсә дә, аның урынына яшь кешене таба алмыйлар. Яшьләр искечә фикер йөртү һәм иске механизмнар буенча фикер йөртер өчен милли хәрәкәткә килмәячәк. Ә яңасы аның әле формалашып кына килә. Шуңа күрә, минемчә, безнең өмет – яшьләрдә.

Римзил Вәли. Киләчәккә ничек барабыз? Конгресс бар, автономия бар, милли мәҗлес бар. Җыелдык, таралдык. Гомумән халыкка нинди дә булса идеология, кыйбла да кирәк бит.

Фәрит Уразаев. Туксанынчы елларда, социаль тигезлек чорында барысы да романтик хистә милли хәрәкәткә килде. Безнең милли хәрәкәтебез үзәгенең энергетикасы юк. Башкортстан белән чагышытырсаң, андагы хәрәкәтнең төше бүген бик көчле. Бу турыда уйланырга кирәк. Чөнки бүген иң сүлпән хәрәкәт – Татарстанда. Сәбәпләрне күбрәк үзебездән эзләргә кирәк. Башкалар гаепле түгел. Бер кем дә, бер кайчан да татар кешесенә, татар милләтенә читтән килеп, бер нәрсә дә корып та, төзеп тә бирмәячәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG