Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:18

Фән эшлеклеләре колорадо коңгызына каршы чаралар эзли. Әмма әлегә халыкны сөендерерлек ысул табылмаган. Агу сибү өлешчә генә файдалы.

Биология фәннәре кандидаты Рәисә Суходольская белдерүенчә, колорадо коңгызының таралышы Польшадан башланган. Бу беренче карашка гаҗәп тоелырга мөмкин. Чөнки күпләр аны Америкадан килгән дип бара. Әмма Татарстан фәннәр академиясендәге “түгәрәк өстәлдә” катнашкан фәнни хезмәткәрләр бу фикернең дөрес түгеллеген әйтте.

“Советлар берлегендә ул икенче Дөнья сугышыннан соң барлыкка килде”, ди Суходольская.

Шул гомердән бирле колорадо коңгызы ел саен үрчи бара. Әгәр элек халык аны җыеп кына да “җиңсә”, хәзер инде җәен ике-өч тапкыр агу сибәргә туры килә.

Суходольская әйтүенчә, халык агуны дөрес кулланмый һәм шул сәбәпле зарарны күбрәк коңгызга түгел, ә үзенә ясый.

“Агу ул бары әле яңа туган кызыл коңгызга гына тәэсир итә, ә башка чорда аның файдсы юк. Коңгызларның зурлары барыбер үлми һәм бер-ике сәгатьтән соң кабат бәрәңге яфракларын ашый башлый”, ди Суходольская.

Ул коңгызның су, транспорт, җил һәм башка күп кенә юллар белән таралырга мөмкинлеген әйтә. Шул ук вакытта бу коңгыз төрле шартларга бик тиз җайлаша икән. Мисал өчен, аны тулаем агулап үтереп бетердем дип уйлагач та, ул 4-5 елдан кабат килеп чыгарга һәм 500ләп бала салырга мөмкин.

Суходольская әйтүенчә, бәрәңгене күпчелектә шәхси хуҗалыкларда үстерәләр һәм анда агуны кирәгеннән артык кулланалар. Шуңа ул җиргә сеңә дә халык сәламәтлегенә зыян сала икән.

Ләкин тикшеренүләр күрсәткәнчә, колорадо коңгызы тапталган җирне яратмый.

“Зур хуҗалыкларда кырларда техника йөреп тору сәбәпле, җирләр ката һәм андый урында коңгызга кыш чыгу авырлаша”, ди Суходольская.

Бүгенге көндә фәнни яктан колорадо коңгызына каршы бөҗәкләр яки кошларны куллану ысулы тикшерелә икән. Чөнки әледән-әле колорадо коңгызын ашый торган кошлар турында сүз чыккалап тора. Чыннан да фәнни хезмәткәрләр әйтүенчә, алар бар, әмма йә безнең һава шартына туры килми, йә инде артык күп үрчетергә кирәк. Мисал өчен колорадо коңгызын фазан тавыгы ашавы билгеле. Ләкин ул Татарстанда юк.

Шуңа күрә химик матдәләрсез генә бүген инде колорадо коңгызын җиңеп булмаячак.

“Әмма аны уйлап кына вакытында һәм дөрес итеп кулланырга кирәк”, диде Суходольская.

Ләкин тикшеренүләр күрсәткәнчә, хәзер инде колорадо коңгызының Казанда “котырган” чорлары узган. Ул Приморьега таба алмашкан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG