Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:20

Фәрит Мөхәммәтшин ике идарәнең дус һәм бер максатта булуы турында әйтсә дә, хәзер милли компонентны кайтару мәсьәләсендә шул ук “Бердәм Русия”леләргә каршы торырга кирәк, ди.

“Татарстан яңа гасыр” сәяси шурасы “Бердәм Русия” фиркасенең Татарстандагы тарафдарлары белән бергә уртак җыелыш үткәрде. Бер яктан карасаң, уртак җыелышларны дустанә идарәләр генә үткәрә. Әмма “Бердәм Русия"леләр белән “Яңа Гасыр”лыларны дуслар дип атавы кыен. Ике идарәнең дә җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин. Әмма белгечләр “Татарстан яңа гасыр” сәяси шурасын фирка эчендәге фирка дип бәяли.

Җыелышта Мөхәммәтшин әлеге идарәнең бер-берсен тулыландыруы турында әйтте.

“Уртак эшләвебез, яхшы нәтиҗә бирә. Дәүләт Шурасына сайлау вакытында “Бердәм Русия” дә, “Татарстан яңа гасыр” сәяси шура әгъзалары да бер максатта торуларын күрсәтте. Авыр кризис вакытында да халык ышанып безне сайлады. Сайлауга әзерлек вакытында “Татарстан яңа гасыр” шурасы әгъзалары районнарда 100-дән артык очрашу үткәрде. Шуның өчен аларга рәхмәт әйтәсем килә”, ди Мөхәммәтшин.

Сер түгел, хакимият фиркасе алып барган сәясәт нигезендә, республикадан милли мәгариф компонентын да тартып алдылар, кайбер ширкәтләрне, идарәләрне федераль үзәк хисабына да күчерделәр. Әмма барыбер дә “Бердәм Русия” Татарстанда 90% тавыш җыйды.

“Бердәм Русия” белән “Татарстан яңа гасыр” мөнәсәбәтләренә килгәндә исә, “минем үз фикерем бар, әмма мин аның белән килешмим”, дигән әйтем искә төшә. Бер яктан карасаң, “Татарстан яңа гасыр”лылар урман эчендә урман, дигәндәй, хакимият фиркасе эченә кергән инде. Шулай да кайбер мәсьәләләрдә татарстанлылар федераллар белән килешми.

Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, хәзер Русия кануннарына үзгәрешләр кертелеп, Татарстан җитәкчелегенең күп еллык тырышлыгына юкка чыгу яный. Аның фикеренчә, республика җитәкчелегенең иң зур җиңүләре исә ул җир хартиясен, мәгарифтә милли компонентны булдыру. Бу кануннарны саклап калу – “Татарстан яңа гасыр” сәяси шурасының төп максаты, ди Мөхәммәтшин.

Димәк, баштарак Мөхәммәтшин ике идарәнең дус һәм бер максаттан булуы турында сөйләсә, хәзер ул шул ук “Бердәм Русия”леләргә каршы торырга кирәк, ди.

Русия Дәүләт думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин милли компонентны югалтуда Татарстан депутатларының да гаебе бар ди. Хәзер аны кире кайтару теләге исә, бу күз буя гына, ди Сафиуллин.
Фәндәс Сафиуллин

“Депутатларыбыз барысы да ана телен бетерү кануннарын яклап чыкты. Бу вакытта республика җитәкчелеге ник берсенә шелтә белдерсен. Бу депутатларга тел-теш тидермәделәр. Массакүләм мәгълүмат чараларына да тавыш куптармаска дигән күрсәтмә бирелде.

Әле дә бу фирка әгъзаларының хәлне җиңеләйтүгә тайпылышын күрмим. Аларның федераль үзәккә каршы барулары да күп очракта сүздә генә кала. Хәзер исә җәмәгатьчелек эшнең кая барганын аңлады, борчыла башлады. Шуңа да җитәкчелеккә сүз әйтмичә булмый.

Мин моны икейөзлелек сәясәте дип аңлатыр идем. Дәүләт Шурасына сайлау нәтиҗәсендә республика районнарында яшәүчеләрнең 99%-ты хакимият фиркасенә тавыш бирде. Үзеңнең ана телеңне бетерү турында канун кабул иткән фиркане яклап халык 99% тавыш бирә. Бу мөмкинме? Бу шушы фирка һәм шушы төркемнең хезмәте. Халык милләткә нинди афәт янаганын белми калды. Хәзер исә алар халык алдында яхшы булып күренергә тели”, ди Фәндәс Сафиуллин.

Җыелышта каралган иң актуаль темаларның берсе финанс кризисы булды. Фәрит Мөхәммәтшин кризис вакытында бары тик үз көчләребезгә генә таянырга кирәк, ди.

“Чит ил банкларының арзанлы кредитлары, нефтькә булган югары бәяләр барысы да артта калды. Якындагы елларда икътисадны яхшыртуга чит ил чараларын кулланып булмаячак. Шуңа күрә илгә үз эчендәге икътисадны үстерү юлларын табарга кирәк. Безнең фирка кризисның барлык авырлыгын аңлый, ә башка оппозиция фиркаләре кебек хакимиятне сүгү белән генә шөгыльләнми.

Шул ук вакытта кризис дип халыкка төшенкелеккә бирелергә ярамый. Кризис ялкаулыкка сәбәп булырга тиеш түгел. “Кризис миңа тимәс” дип әйтүчеләр ялгыша. Ул бөтен кешегә дә тәэсир итәчәк. Әмма кризис мәңгелек түгел. Хәзер исә без бар тырышлыгыбызны, кризис тәмамлануга Татарстан икътисадының кинәт кенә үсеп китүенә юнәлтергә тиеш”, ди Мөхәммәтшин.

Дәүләт Шурасының икътисад комитеты җитәкчесе Марат Галеев кризиска каршы чаралар турында чыгыш ясады. Әмма күпләр аннан проблемадан чыгу юлларын сөйләүне көтсә дә, ул күбрәк теория, ягъни китап сүзенә әһәмият бирде.

Җыелышта, Дәүләт Шурасында “Татарстан яңа гасыр” төркеменә кергән депутатларны да билгеләделәр. Узган елдагы кебек үк, бирегә Разил Вәлиев, Туфан Миннулин, Ринат Закиров, Илсур Сафиуллин, Тәлгать Абдуллин, Николай Рыбушкин, Гүзәл Еремеева, Владимир Леонов, Рәшит Шәйхетдинов һәм башкалар керде.

Икенче бер мөһим мәсьәлә “Татарстан яңа гасыр” сәяси шурасының 10 еллыгын билгеләү. Мөхәммәтшин сүзләренчә, кризис вакытында шау-гөр килеп юбилей үткәреп булмаячак. Әмма шулай да, кризис кризис белән, ә бәйрәмне бердә искә алмыйча булмый, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG