Accessibility links

Италиядә зилзилә корбаннары саны 260-ка җитте


Италия премьер-министры Сильвио Берлускони дүшәмбе көнне илнең Абруццо төбәгендә булган җир тетрәү корбаннары саны 260-ка җитте, 17 меңнән артык кеше тирмәләргә урнаштырылды дип белдерә.

Сишәмбе яңа тирбәлешләр коткару эшләренә комачаулады.

Бүген коткаручылар 6.2 дәрәҗәдәге җир тетрәүдән соң хәрәбәләр астында 40 сәгатьтән артык яткан 20 яшьлек бер кызны исән килеш тапты.

Әмма коткаручылар исән калганнарны тагын табуга бик өметләнми.

Берлускони коткару эшләре тагын 2 көн дәвам итәчәк диде һәм йортсыз калганнар өчен тирмә шәһәрчекләре, ашханәләр корырга кушты.
XS
SM
MD
LG