Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ел укытучылары билгеләнде


Башкортстан укытучыларының ел укытучысы бәйгесе тәмамланды. Быел да татар теле укытучылары бәйгесе узды.

Ул беренче тапкыр үткән ел узган иде. “2009 елның татар теле укытучысы” исемен Агыйдел шәһәреннән Әдибә Хаҗиева алды.

Бәйгене ябу тантанасы Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры бинасында узды. Тантанадан соң татар теле укытучылары һәм аларның бәяләмә әгъзалары белән татар җәмәгатьчелеге оешмалары вәкилләренең очрашуы узды. Чәй артында узган түгәрәк өстәлдә бәйгегә йомгак ясалды, татар теле һәм әдәбиятын укыту торышы турында сүз барды.

Очрашуда катнашкан мәгариф министрлыгындагы татар теле методисты Флүзә Сөләйманова бәйгегә 32 генә кеше килүгә борчылу белдерде. Узган елда да шулкадәр кеше катнашкан. Республикадагы татар теле укытучылары исә барлыгы 1300-гә якын.

Укытучыларның белемен камилләштерү институты профессоры Әхәт Нигъмәтуллин глобальләшү шартларында милләт бетүгә борчылу белдерде. Аның сүзләренчә, беренче эш итеп паспортта милләт күрсәтелми башланган иде.

Шулай булуга карамастан, милләтләрнең яшәве дәвам итте. Инде килеп телне кысу башланды. Профессор бу уңайдан милли компонентны бетерү — милләтләрне бетерүгә китерәчәк дип исәпли.

Татар җәмәгатьчелеге оешмалары ягыннан чыгыш ясап, милли-мәдәни мохтарият рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин укытучылардан 2010 елда үтәчәк җанисәпкә милли оешмаларның бүлекчәләре эшен активлаштыруда ярдәм сорады.

Түгәрәк өстәл “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG