Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы көннәр сәяси вакыйгаларга бай түгел


Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов Германиядә һәм Италиядә булып кайтты. Анда авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү мәсьәләләре каралган.

Президентлык мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә. Башкорт яшьләре берлеге рәисе Фәүзел Маликов “Регнум” мәгълүмат агентлыгына әңгәмә биреп: “Башкортстан президенты мотлак башкорт милләтеннән булырга тиеш”, дип белдерде. Ул бу урында хөкүмәт җитәкчесе Раил Сарбаевны күрергә теләвен дә белдерде.

Икътисади кризис сәбәпле, Салават шәһәрендәге “Спидвей” төркеме таратылды. Аларны еллык финанслау 5 миллион сумга төшкән. Спидвейчыларны моңа кадәр “Салаватнефтемаш” заводы финанслаган булган. Көрчек сәбәпле, финанслау тукталган.
XS
SM
MD
LG