Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтчеләр диннән, динчеләр милләттән аерылганмы?


ТИҮ корылтае дога белән башлап җибәрелде
ТИҮ корылтае дога белән башлап җибәрелде

1990-нчы елларның урталарында милләтчеләр һәм динчеләр арасында килеп туган бәхәсләргә бүген дә нокта куелмаган.

Милләтчеләрне никадәр генә диннән читләшкән дисәләр дә, татар иҗтимагый үзәгенең 20 еллыгына багышланган милли җыен дога белән башланды. Русия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, дин милли хәрәкәтне яңадан көчәйтеп җибәрергә мөмкин, дип белдерде.

“Кризис заманында дини фактор һәрвакыт көчәйгән һәм бүген дә, иншаллаһ, ул шулай булыр. Милли хәрәкәтне җанландырып җибәргәндә дә дини фактордан киңрәк файдалана алырбыз. Дин һәм милләт каршылыгына килгәндә, аларның үзара мөнәсәбәтләре шактый катлаулы. Ул һәрвакыт шулай булган, чөнки ислам дине бер милләтне генә аерып карамый. Ә милләтчелек милләт мәсьәләләренә өстенлек бирә. Шуңа милләтчелек белән дин арасында каршылыклар һәрвакыт булган”, диде Рафыйк Мөхәммәтшин.

Бәхәсләргә кем гаепле: милләтчеләрме, динчелләрме?

1989 елда узган беренче корылтайда дингә шактый игътибар бирелә. 1991 елда уздырылган икенче корылтай программасында дингә багышланган аерым бер бүлек тә булдырыла. Әмма тора-бара милли хәрәкәт диннән ераклаша башлый.

Рафыйк Мөхәммәтшин

“Бишенче һәм алтынчы корылтайларда, бигрәк тә 2002 елда булган җыенда “чиста” ислам дигән төшенчә килеп керә. Ә нәрсә соң ул “чиста” ислам? Кайда бар андый ислам? Мин андый төшенчәне белмим. Алайса “пычрагы” нинди була? Менә шул тирәдә фикер күпертелеп, әлеге мәсьәлә демагогия дәрәҗәсенә җиткерелә. 1996 елда басылган “Татар кануны” китабында дин һәм милләт мәсьәләләре шактый тикшерелә, әмма бу өлкәдә без ачык фикергә килә алмадык. Моны исә табигый күренеш итеп кабул итәргә кирәк. Чөнки без совет хакимияте елларында диннән аерылдык. Дингә милләтнең бер ягы мәгънәсендәрәк кенә карадык”, ди Рафыйк Мөхәммәтшин.

Динчеләр һәм милләтчеләр арасында чын каршылыклар 1990-нчы елларның икенче яртысында көчәеп китә. Беренчедән, милли хәрәкәтнең дәүләт, халык арасында тоткан урыны нык кими. Туксанынчы еллар башында дәррәү күтәрелеп мәйданнарга чыккан халык, туксанынчы еллар урталарында мәйданнарны ташлый. Милли хәрәкәттән дин вәкилләре дә читләшә. Дәүләтнең милли хәрәкәтне үзеннән читләштерүе дә тәэсир итми калмагандыр.

“Туксанынчы еллар башында динчеләр һәм милләтчеләр арасында ниндидер уртак фикер булса, 2000 еллар башында әлеге уртак фикер бөтенләй юкка чыкты. Аңлашылмаучанлык шактый көчәйде. Чөнки дин вәкилләре татар зыялылары тарафыннан чын мәгънәсендә аңлау таба алмады. Дөрес, динчеләр тарафыннан да якынлыкка омтылыш җитмәде.



Милли хәрәкәт туксанынчы елларның икенче яртысыннан бирле кризиста булуы беркемгә дә сер түгел. Әлбәттә, аннан чыгу юлларын эзләргә кирәк. Биредә дин факторы беренче урында тормаса да, үз урынын табарга тиеш”, ди Рафыйк Мөхәммәтшин.

Татар зыялылары дингә читтән генә карый

Татарстан Диния назәрәтен оештыру да, мәчетләр ачылу, мәдрәсәләрнең яңадан аякка бастыру – болар барысы да милли хәрәкәт эшчәнлеге нәтиҗәсе. Боларны беркем дә инкарь итә алмый. 70 ел буе динсез яшәсә дә, халык та диннән бөтенләй читләшеп бетмәгән була. Совет чорында дин бөтенләй тыелган елларда да укыган кеше намазын да укыган, уразасын да тоткан бит. Әмма дин һәм милләт арасындагы мөнәсәбәтләрне халык түгел, ә шул халыкның зыялылары урнаштыра. Ә Рафыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, алар ислам диненә читтән генә карый.

ТИҮ корылтае

“Әйе, без мөселман, ислам дине яхшы” дип дөньяви күзлектән карап, дингә үзләренең уңай мөнәсәбәтләрен генә күрсәтеп калалар. ХХ гасыр башында әлеге мәсьәләне мөселман зыялылары күтәрүен күрәбез. Ул вакыттагы милли хәрәкәтнең нигезен дин вәкилләре тәшкил итсә, ә тематик мәсьәләләр турында үзләренең төпле фикерләрен әйтүче мөселман зыялылары булган. Татар зыялысына “мәчеткә ник йөрмисең?” дигән сорау бирсәң, алар “әй, мулла ул надан! Ул кирәкле әйбер сөйләми” дип җавап кайтара.

Кызганычка каршы, мәчеттә кирәкле мәгълүмат ала алмыйм дигән фикер яшәп килә. Татар җәмәгатьчелеге, зыялылар дин әһелләренә хас булмаган эшләрне бирергә тырышабыз. Аларны мөселман зыялары дәрәҗәсенә күтәрү теләге сизелә. Андый хәл беркайчан да булмаган. Мулла намазны, мәхәлләдә эшне оештыручы. Ул беренче чиратта дин кануннарын дөрес итеп аңлатучы. Әлбәттә, алар зыялы булырга тиеш, әмма үз өстенә җәмгыятьтә барган бөтен мәсьәләләргә дә дин күзлегеннән чыгып бәя бирүче вазифасын ала алмый”, ди Мөхәммәтшин.

Мөселман зыялыларын кем тәрбияли?

“Мөселман зыялыларының булмавы, татар зыялыларның мөселман зыялылары дәрәҗәсенә күтәрелмәве – милли хәрәкәтнең зур бәласы. Татар зыялылары белән дин вәкилләре тарткалашкан арада 1992 елда безнең Диния назәрәте оештырылды. Аның барлыкка китерелүе дә милли хәрәкәтнең эшчәнлеге дип әйтер идем”, ди ул.


Яшьләр миллилектән ник читләшә?

Шулай итеп, 20 ел эчендә мәчет-мәдрәсәләр сафка басты, халык мәйданнарга чыккан кебек дәррәү кубып дингә килмәсә, алга китеш булмый калмаган. Урамнарда яулык ябып йөрүчеләрнең бермә-бер артуы, мәчетләрнең картлар белән түгел, ә яшьләр белән тулып торуы шуны күрсәтә. Әмма хәзерге мөселман яшьләренең күбесе мөселман җирлегеннән аерылган.


“Милләт һәм дин мәсьәләләре турында тарткалашу барганда, яңа буын үсеп җитте. Әлбәттә, бу уңай күренеш, ләкин яшь мөселманнар татар җирлегеннән, милли гореф-гадәтләребездән нык аерылган. Шуңа күрә безгә бүгенге көндә мөселман зыялыларын әзерләү эшчәнлеген алып барырга кирәк. Биредә мәгариф системасының да урыны зур булырга тиеш. Безнең Татарстанда 10 дини уку йорты бар, шул исәптән Русия Ислам университеты. Әлбәттә, биредә шушы юнәлештә эш алып барырга тиешбез. Дин белгечләре генә түгел, ә менә милли мәсьәләләрне аңлаган, милли җирлектә аерылмаган дин әһелләре әзерләргә тиешбез”, ди Рафыйк Мөхәммәтшин.


Милләтчеләр белән динчеләр арасында бәхәсләр дәвам итсә дә, әлеге мәсьәләнең уңай чишелеш алганы юк әле. Ике арада барган бәрелешләрне дә бер төркем кешеләрнең аңлау тапмаулары дип кенә кабул итәргә кирәк. Милли хәрәкәтне башлап җибәрүчеләр арасында да дингә кайтучылар шактый. Милли җыеннар да, корылтайлар да дога белән башлана. Аларда түбәтәйле, яулыклы әби-бабайлар, апа-абыйлар утыра. Дөрес, чалмалы кунаклар да күренгәли. Әмма гадәттәгечә бик аз санлы була. Мәчетләрдә исә һәрвакыттагыча милләт өчен дога кылына.
XS
SM
MD
LG