Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:41

“Оптимизация” дигән кампаниянең мәгарифкә кагылышлы 1-нче дулкыны урыс булмаган халыкларның тамырларын корытуга юнәлтелгән иде. Хәзер исә шул ук “оптимизация” термины астында социаль сфераны акча ягыннан кысу башланды.

Монысы инде - мәктәпләрдән тыш, авылларны китапханә, фельдшер-акушер пунктлары, хастаханәләрдән мәхрүм итү.

Бу чара да күбрәк элекке оптимизация, муниципализацияләр шаукымыннан исән кала алган саф чуаш, мордва, татар авылларына гына кагылыр, күрәсең. Чөнки иң эре авыллар булып, халкының күпчелеген җирле фольклорда “ЧУМОТАРЫ”, ягъни чуаш-мордва-татар тәшкил иткән катнаш халыклы “урыс авыллары” саналалар. Яңа “оптимизация” аларга кагылмастыр…

Чираттагы “оптимизация”нең кирәклеген бюджет кыенлыклары белән аңлаталар. Шунысы мөһим, әлеге чараны урысча гәзитләр дә корткычлык галәмәте дип таныйлар.

Күптән түгел Кеше хокуклары буенча вәкил итеп билгеләнгән Галина Эдварс губернатор каршындагы даими оештырылып килүче киңәшмәдә социаль һәм дәвалау учреждениеләре хәлләренең мөшкеллеге турында сүз тоткан иде. Ул өлкә районнарында туберкулез һәм психоневрология диспансерлары, интернат, картлар һәм ветераннар йортларына тиешле күләмдә акча бирелмәвенә, хәтта аларны ябарга тырышу гамәлләренә чик куярга өндәде.

Тик губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы – аның урынбасары Владимир Козин моны аерым утырышта карарга кирәк, дип чикләнде. Ләкин әлегә андый утырыш турында сүз ишетелми.

Шул арада бушлай медицина хезмәте дә җан тәслим кылыр кебек. Бушлай булса да, анда чиратта тору аркасында авыруы булмаганнар да чирләшкәгә әйләнерлек – сәгатьләр буе кабул итүне көтеп утыру да җиңел түгел ич. Җирле матбугат мондый практиканы, гомумән, бушлай медицина ярдәмен юк итү тырышлыгы, дип бәяли. Ә медицина ярдәмен киңәйтүгә акча кытлыгы комачаулый.

Шул ук акча җитмәү төрле канун бозуларга да сәбәп булып чыга. Өлкәнең хисап пулаты җирле парламентның интернет сайтында төрле канун бозулар турында мәгълүмат чыгарды. Ягъни бирелгән акчаны башка максатларда куллану очраклары турында. Дөрес, бу очракта итагатьле итеп “эффектсыз” куллану, диелгән. 69 миллион рубль – файдасыз, 41 миллион – башка максатларга кулланылган. Шул исәптә – канун бозып акча туздыру да.

Былтыр 1191 миллион рубль дөрес кулланылмаган. Өлкә үзәгенә 738 миллион туры килә. Тикшерүләр нәтиҗәсендә, Мәләкәс, Павлов, Сенгилей районнарында җинаять эшләре ачылган.

Бирелгән акчаны дөрес кулланмау да адым саен, ди. Әйтик, “Труд” дигән стадионының баланс бәясе тулаем алганда - 4 миллионлык. Ә аны ремонтлау өчен генә 40 миллион тотылган. Димәк, аның баланс бәясе дә 40 миллионга җиткән, булып чыга. Акча янәшәсендә утыручылар үзләрен дә онытмыйлар икән. Бюджет учрежениеләре хезмәткәрләренә өстәлмә түләү өчен миллион ярым тотылган.

Өлкә үзәге мэриясе хезмәткәрләре дә калышмый. Шәһәр Думасы март аенда шәһәр түрәләренә премияләр күләмен раслады: 2,5-нан алып 10 окладка кадәр. Нигезләмәсе дә үзенчәлекле яңгырый: “үз вазифаларын сыйфатлы башкарганнары өчен”.

Монысы – шәһәрнеке. Өлкә түрәләре премияләре турында анык мәгълүматлар әлегә мәгълүм түгел. Шунысы билгеле: 2008 елның 1-кварталында төбәк хөкүмәтендә 2250 түрәнең уртача эш хакы 20 мең рубль билгеләнгән. Димәк, алар гына да 45 миллон ашап бетергәннәр. Монысы – былтыргы мәгълүмат.

Ә быел исә түрәләрнең тагын да күбрәк үрчегәнен генә әйтеп була. Димәк, халык акчасының күбрәк тотылуы турында да. Шул ук вакытта агымдагы елның 1-нче кварталында сәнәгать җитештерү индексы былтыргының 63%-ын гына тәшкил иткән. Димәк, 40%-ка кимрәк.

Өлкә башлыгы Сергей Морозов исә үз чараларын күрергә тырыша. Икътисад министры Владимир Шеринны эштән алды. Ләкин бу чараның гына уңай нәтиҗәләренә әллә ни өметләр багълап та булмыйдыр.

Хезмәт базары да икътисад торышына бәйле булганга, мондый вәзгыять гади кеше язмышында да үзен сиздерә инде. Агымдагы елның 1-кварталында 4840 кеше эшсез калган. Аларның 2815-е “үз теләге белән” гариза язып киткән. 8300 хезмәткәр эш хакын сакламыйча ялга киткән. Профсоюз дигәннәре әлегә өнен дә чыгармый.

Мондый шартларда халык үзенчә җайлашырга тырыша. Әмма хакимият җинаятьчелекнең үсешенә дә борчылу белдерә. Мисаллар күп. Һәм моны да эшсезлек нәтиҗәсе дип фаразларга буладыр.

XS
SM
MD
LG