Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрби очкычларында совет йолдызы кала


Русия Дәүләт Думасы депутатлары совет чоры хәрби очкычларындагы йолдызларны дәүләт әләмендәге 3 төскә буяу турындагы элекке карарларыннан кире кайтты.

Дума 408-0 тавыш белән йолдызларны кызыл төстә калдырырга, бары тик аларны дәүләт әләме төсендәге сызыклар белән әйләндереп алырга дигән карар чыгарды.

Владимир Путин 8 еллык президентлыгы чорында Русиянең совет чорындагы имиджын кайтару өчен күп нәрсә эшләде.

Сталин раслаган һимн да сүзләрен генә бераз үзгәртеп кире кайтарылды.
XS
SM
MD
LG