Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:26

Дөньяның кайсы кыйтгаларында гына яшәми татар кешесе. Америкага барып чыгасыңмы, Австралиягәме, Финляндиягә яки Япониягәме, Канадага яки башка берәр илгәме – һәр кайда татар кешесен очратырга була. Бүген сүзебез – Томски татарлары яшәеше турында.

Томски төбәгендә татар мәдәниятен тергезү узган гасырның 60-нчы еллар ахырында “Халык моңңнары” ансамбле төзелүдән башланды дисәк, ялгыш булмас. Әнвәр Зиннәтов җитәкләгән бу ансамбль 20 елдан артык өлкәдә яшәүче татарларның мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүче бердәнбер коллектив булды.

1990 елны Томскида “Туганлык” дип исемләнгән мәдәни-агарту үзәге барлыкка килде. Бу оешма 1993 елны “Өлкә татар мәдәният үзәге” булып теркәлде һәм өлкә хакимияте бюджетыннан өлешчә финанслануга иреште. Үзәкнең җитәкчесе итеп Йосып Абдрашитов сайлап куелды.

Башка төбәкләрдә кебек, өлкә татар мәдәният үзәгенең 3 елга якын үз бинасы - эш урыны булмады. Оешма активистлары күп мәртәбәләр өлкә хакимиятенә, татар үзәге хаҗәтенә элеке сәүдәгәр Кәрим Хәмитов йортын биреүләрен сорап, мөрәҗәгать иттеләр.

Үтенечләр җавыпсыз калмады - 1993 елны “Кәримбай йорты” дип йөртелгән бу бина татар үзәгенә бирелде. Бүгенге көндә бина хакимият һәм химаячылар ярдәме белән тулысынча төзекләндерелде һәм дәүләт учреждениесе статусы алды. “Безнең йортыбыз бик матур, ул хәтта чит ил сәяхәтчеләрен дә кызыксындырырлык”, ди өлкә татар мәдәният үзәгенең бүгенге җитәкчесе Флюра Сабирова.

Татар мәдәният үзәгенең эшчәнлегенә килгәндә, анда төрле юнәлештә эш алып барыла. Күпсанлы түгәрәкләр эшли: татар теле факультативы, музей, китапханә, яшьләр клубы, үзешчән сәнгать коллективлары, балалар ансамбле һәм башкалар. Татарлар өчен оештырылган чараларның күбесе “Кәримбай йортында” үтә. Тукай укулары, татар теле викториналары, Коръән сүрәләрен укучылар ярышлары, әдәби-музыкаль кичәләр, төрле бәйрәмнәр һәм ял кичәләре - барсы да биредә оештырыла.


“Өлкә үзәгендә һәм кайбер татар авылларында милли бәйрәмебез – Сабан туйлар да оештырабыз. Авыл-районнарда Сабан туй үткәрү өчен уңайлы урыннар күп булса, шәһәрдә урын табу җиңел түгел. Үзәк ял паркын сәүдә нокталары “басып алды”, бәйрәм үткәрердәй мәйдан табып булмый. Башка урында оештырырга уйласаң, күп җайланмалар ясап куярга кирәк. Уңайсызлыклар күп, әмма без ул проблемаларны хәл итәргә тырышабыз”, ди Флюра Сабирова.

“Кәримбай йортының” бәйрәмнәр үткәрү өчен 100 кешегә исәпләнгән залы бар. Күләмлерәк чаралар оештырганда, 1500 кеше сыя торган театр залын арендага алырга туры килә икән аларга. “Аренда бәясе дә аз түгел. 150 мең рубль. Андый сумманы җыю да татар мәдәният үзәге активистлары җилкәсенә төшә. Химаячылар, өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте ярдәме белән бу мәсьәләне дә чишәргә тырышабыз”, ди үзәк җитәкчесе.

Флюра ханым сүзләренчә, өлкә татар мәдәният үзәге өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте белән килешеп эшли. “Дөрес, һәр оешма эшчәнлеген үзенең планы һәм үзенең уставы буенча алып бара. Зур чаралар оештырганда бер-беребезгә ярдәмгә киләбез”, ди ул.

Өлкә татар мәдәният үзәгенең алда торган мәдәни чарасы – Габдулла Тукайның туган көненә багышланган шигъриять бәйгесе. “Шунсы да үзенчәлекле булачак, конкурста төрле милләт балалары катнаша һәм Тукай әсәрен үз телендә укый алачак”, ди цлкә татар үзәге җитәкчесе Флюра Сабирова.

Шулай итеп, шигъриять бәйгесендә төрле милләт балалары катнашса, Тукай шигырьләренең башка халыклар телендә яңгыравы да ихтимал.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG