Accessibility links

Самарда ахунлык кертелде


Самар өлкәсендә эшләп килүче җиде мөхтәсибәткә ахун итеп Сызран имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев билгеләнде.

Самар төбәгендә яшәүче татарлар тормышында игътибарга лаек ике мөһим чара узды. Беренчесе – биш елга бер мәртәбә уза торган Җәмигъ мәчетенең мәхәлләсендә исәп-хисап җыелышы, икенчесе – мөфтият пленумы узды.

Яңа мөтәвәллият расланды һәм алдагы биш елга мәхәллә рәисе итеп Фәрит Әюпов сайланды. Фәрит Әюпов мәхәллә тормышында үзен оста реформатор итеп күрсәтте. Шуңадыр да инде алдагы биш елга да мәхәллә мәшәкатьләрен аның өстенә йөкләделәр.

Үзәк диния назәрәтенең җитәкчесе баш мөфти Тәлгать Таҗетдин әмере белән 2007 елның 27 мартында ук мөфтиятләрдә ахунлык каралган булган. Самар мөфтиятенең пленумында нәкъ менә шул ахунлыкны Самарда кертүне тормышка ашырдылар. Ахун мөфтинең беренче ярдәмчесе һәм барлык имамнарның, мөхтәсибләрнең мөгәллиме дә дип әйтеп була.

Моңа кадәр Җәмигъ мәчетендә өлкән имам вазифалары булса, хәзер ахунлык урын алды. Бу турыда Самар Җәмигъ мәчете рәисе Фәрит Әюпов болай ди:

“Самар өлкәсендә җиде мөхтәсибәт эшләп килә һәм шуларга бер “Ахун” кертелә. Ахун итеп Сызран имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев билгеләнде. Илгизәр хәзрәт дини тормышның барлык баскычларын үткән шәхес. Авыл мулласы, мәдрәсә ректоры, Сызран төбәгендә гыйбәдәтханәләр торгызу, төзү, шәһәр җитәкчеләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру – бу вазифаларның барчасын да уңышлы үтте. Кешеләр белән эшли белә, мөгалләмә урнаштырырга сәләтле. Ахунлыкка иң кулай кеше. Тәҗрибәсе җитәрлек, имамлыгына 15 ел”, диде Фәрит Әюпов.

Әйтергә кирәк, Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев мәчет төзегән имамнарның берсе. “Ул 24 яшендә имам булган кеше. Гали авылындагы мәдрәсәдә ректорлыкны үз җилкәсенә алган ир. Заманалар авыр. Сызранга күчкәндә дә авырлыклардан курыкмады. Эш барсын өчен элемтәләр кирәк. Илгизәр хәзрәт бик оста аралашучы. Без мөселман илендә яшәмибез. Шуңа күрә шәхесләрнең булдыклылыгы турыдан-туры динебездә уңышка китерә. Илгизәр хәзрәткә Самарда да җиңеллек көтелми”, ди Фәрит Әюпов.

Тормыш шулай китереп куйды ки, өлкәдә барлык дини ихтыяҗларны бер мөфти генә алып бара алмый. Ниһаять, “ахун” вазифасы кертелде. “Ә менә хуҗалык эшләре буенча да бер җаваплы кеше булуы мөмкинме?”, дигән сорауга Фәрит Әюпов болай дип җавап бирде:

“15-20 ел элек бер дистә мәчет булса, бүген аларның саны – 86. Бүген кадрларыбыз юк. Төзү, сипләү өчен дә җаваплы кеше булырга тиеш”, диде.
XS
SM
MD
LG