Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшсезләрне кая куярга?


Айрат Шәфигуллин эретеп ябыштыру битлегендә
Айрат Шәфигуллин эретеп ябыштыру битлегендә

Татарстан җитәкчелеге финанс кризисны якын арада социаль кризиска әйләнергә мөмкин дип борчыла. Бүген рәсми 56 мең эшсез бар. Чынлыкта исә, белгечләр эшсезләрнең саны 100 мең кешегә җитә ди.

Республикада эшсезләрнең саны атналап түгел, көнләп арта. Быел Татарстан уку йортларын 72 мең кеше тәмамлый. Аларның 12 меңгә якыны эшсез калырга мөмкин, ди республика җитәкчелеге. Димәк эшсезлеккә каршы күпме генә көрәшмә, хәлләр җиңеләймәячәк.

Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин исә һөнәрләрне дөрес билгеләгән вакытта, бөтен кешегә дә эш табып була, ди. Аның сүзләренчә, республикада 43 мең эш урыны бар. Көзгә республикада эшсезләрнең саны артса да, җәй көне ул бераз кимергә тиеш, дип фаразлый министр.

“Көз көне эшсезләр артыр дип уйлыйм. Яз һәм җәй көннәрендә исә, авыл хуҗалыгында эш арта. Мәсәлән, апрель башында сәнәгатьтә җитештерү арту сәбәрле эшсезләр саны бераз кимеде. Яз көне йортларны капиталь төзекләндерү тармагында эшләр артты. Анда эшчеләрне арттырырга тырышабыз. Җәмәгать эш урыннарын булдыру да үз нәтиҗәләрен күрсәтә башлады.

Көз көне хәл янә бераз авырланачак. Бюджетка без 60 мең эшсез булачак дип керттек. Әмма хәзерге авырлыкларны искә алып, эшсезләрнең саны 60 меңнән артыр дип уйлыйм”, ди Шәфигуллин.

Министр сүзләренчә, эшсезлек проблемасы республиканың төрле районнарында төрле. Бер җирдә халыкның 1%-ты гына эшсез булса, кайбер районнарда 5%-ка җитә, ди ул.

“Моның сәбәпләре төрле. Мәсәлән, Баулыда күп кенә ирләр Себердә нефтьче, Мәскәүдә төзүче булып эшли иде. Әмма кризис сәбәпле анда башка төбәкләрдән килгәннәрне кыскарталар. Димәк аларга кире өйләренә кайтырга туры килә. Шуңа күрә Баулыда эшсез калучы ир-атлар белән хатын кызларның саннары бер. Монда яшәүче халыкның 5%-ты эшсез. Республикада исә, эшсезләрнең 80%-ын хатын кызлар тәшкил итә. Кайбер районнарда үз эшләрен ачучылар күп. Алар мәшгульлек үзәкләренә бармый. Икенче районнарда исә, эшсезләргә бирелә торган социаль ярдәм акчаларына кызыгып киресенчә, бу үзәкләргә киләләр”, ди Айрат Шәфигуллин.

Министр сүзләренчә, бүгенге көндә эшсезләрнең 35%-ы яшьләр. Хезмәт базарында исә күбрәк икътисадчы, юрист һәм офиста гына утыручылар түгел, ә эшчеләр кирәк икән. Яшьләрне эшче һөнәре белән кызыксындыру максатыннан шушы көннәрдә “Казан Ярминкәсе”ндә күргәзмә дә уза. Хәзер республика җитәкчелеге укуны тәмамлаучы яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсенә аеручы зур игътибар бирә. Чөнки якындагы берничә айда алар янә республикада эшсезләр санын дистә мең кешегә арттырырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG