Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ хәрбиләре Сомали янына килде


Сомали суларына Кушма Штатларның хәрби корабы килеп җитте. Чәршәмбе Сомали пиратлары АКШның йөк корабын басып алган иде.

Соңрак АКШ диңгезчеләре корабны кире үз кулларына алды. Әмма пиратлар корабның капитанын тотык итеп алып көймәдә качып китте.

АКШ хәрбиләренең анда нишлиячәге ачык түгел.

Көч куллану белән янап сөйләшүләр үткәрү мөмкинлеге дә карала.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итеп пиратлыкны бетерергә чакырды.
XS
SM
MD
LG