Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада сайлавның рәсми нәтиҗәсе игълан ителде


Молдова үзәк сайлау комиссиясе якшәмбе үткән парламент сайлауның рәсми нәтиҗәләрен игълан итте.

101 урынлы парламентта коммунистлар 60 урын алачак. Киләсе президентны парламентта үзләре генә сайлау өчен коммунистларга кимендә 61 тавыш кирәк.

Сишәмбе көнне Кишиневта коммунистларның сайлауда җиңүенә протест демонстрациясе чуалышларга әверелеп 1 кеше һәлак булды, 270-тән артык кеше яраланды.

Молдованың коммунист президенты күрше Романияне Молдова хөкүмәтен бәреп төшерергә маташуда гаепли. Романия бу гаепләүне кире кага.
XS
SM
MD
LG