Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә ризасызлык җыеннары (видео)


Грузия башкаласы Тифлистә һәм илнең башка шәһәрләрендә күпсанлы халык катнашында ризасызлык чаралары үтә.

Демонстрациячеләр урам җыеннарын президент Михаил Саакашвили хакимияттән киткәнчегә кадәр көн саен үткәрәчәкләрен белдерә.

Парламент янына 60 меңләп кеше җыелган дип хәбәр ителә.

Gürcüstanda müxalifətin mitinqi
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:31 0:00


Бүгенге демонстрация Грузия вакыты белән көндезге икедә генә башланырга тиеш булса да, Азатлык радиосы хәбәрчеләре әйтүенчә, ризасызлык белдерүчеләр Тифлис үзәгенә, парламент бинасы янына иртән үк җыела башлаган.

Төнлә исә парламент бинасына янгын сүндерүчеләр һәм полициянең махсус көчләре китерелгән.

Протест чаралары илнең башка зур шәһәрләрендә дә, шул исәптән Кутаиси һәм Батуми шәһәрләрендә дә көтелә.

Бүгенге демонстрацияләр Тифлистә бәйсезлек яклы тыныч демонстрациянең совет көчләре тарафыннан көч белән бастырылуының 20 еллыгына туры китереп оештырылды.

1989 елның 9 апрелендә милиция һәм хәрбиләр демонстрациячеләргә һөҗүм итеп 21 кешене үтерде. Шуларның 17-се хатын кызлар иде.

Элекке парламент рәисе, Демократик хәрәкәт-Бердәм Грузия җитәкчесе Нино Буржанадзе 20 ел элек булган хәлләр кабатланмас дип өметләнүен белдерде.

Буржанадзе хәрәкәте әйтүенчә, бүгенге демонтсрациядә катнаштырмас өчен узган төндә аларның 60-лап активисты тоткарланган.

Грузия эчке эшләр министры Вано Мерабишвили Грузиядә инкыйлаб булмаячак дип белдерде. Мерабишвили барлык урам җыеннарында да полиция булачак, әмма демонстрацияләр тыныч булган кадәр аларга каршы көч кулланылмаячак диде.

Оппозиция җитәкчесе, күптән түгел Грузиянең БМОдагы илчесе вазыйфасыннан киткән Ираклий Аласания оппозиция инкыйлабны теләми, ә дөньяга гөрҗиләрнең хөкүмәткә ышанмавын күрсәтергә тели диде.

20 ел элек кан коелган урында атнакич президент Михаил Саакашвили да булды. Ул халыкны үлгәннәргә хөрмәт күрсәтеп берләшергә чакырды.
1989 ел корбаннары һәйкәле янында шәм тотканнар: сулда Михаил Саакашвили, уңда оппозиция җитәкчесе Леван Гачечиладзе

"Без демократик ил һәм халыкның фикерләре төрле. Әмма шунысы ачык, безнең фикерләребез һәм карашларыбыз төрле булса да, ватаныбыз бер. Безгә шул ватан өчен берләшергә кирәк. Безгә шул ватан өчен тәүлек буе тырышырга кирәк. Безгә ирегебез өчен ахыргача көрәшергә кирәк. Безгә беркөн илебезне мәңгелеккә ирекле итәргә һәм аны заманча, демократик Европа дәүләтенә әверелдерергә кирәк", диде Саакашвили.

Грузиянең Русия белән былтыргы сугышыннан соң Саакашвилига басым шактый артты.
XS
SM
MD
LG