Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили вазифасыннан чигемәячәген белдерә


Грузия оппозициясе президент Михаил Саакашвилиның вазифасыннан китмәвенә ризасызлык йөзеннән Тифлистәге урам җыеннарын хакимиятләргә илкүләм буйсынмау чарасына әверелдерүен белдерде.

Оппозиция бу яңа чараны Тифлистәге зур демонстрацияләрнең икенче көнендә, 25 меңләп кеше алдында игълан итте.

Атнакич Тифлистә парламент янындагы урам җыенында Саакашвилины демократияне кысуда гаепләп 60 меңләп кеше җыелган иде.

Саакашвили җомга көнне матбугат очрашуында оппозициянең хакимияттән китү таләпләренә бирешмиячәген белдерде.
XS
SM
MD
LG