Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:00

Акчасын казларны суйгач кына кайтарасы. Бөгелмәнең үзендәге кошчылык фабрикасы башлыгы Рәшит Рахманов исә, акчасын күчерми торып бер генә бәбкә дә бирмим, дип белдерә.

Бөгелмәдәге авыл-хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге башлыгы Риваль Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, быел алар үзләрендәге кошчылык фабрикасында чыккан бәбкәләрне халыкка таратырга уйлыйлар. Тик менә кайдан акча алып, аны ничек фабрикага күчерү юллары турында гына килешенеп бетмәгән икән. Узган ел Йошкар Оладан ук кайтарган булганнар. Алдан бәбкәсен өләшеп, аннан акчасын җыю гамәлен алар икенче ел рәттән үткәрергә җыена.

“Быел исә, план буенча кошчылык фабиркасында 56 мең тирәсе бәбкә чыгачак. Шуларны үзебездә һәм күрше-тирә районнарга тарату исәп”, ди Мөхәммәтҗанов. Аның сүзләренчә, узган ел алар Мари Иленнәннән алып кайткан бәбкәләрне халыкка 253 тәңкәгә өләшкәннәр. Акчасын – бәбкә башына тиеш шул 253 сумны кайтару вакыты итеп 15 декабрь билгеләнгән булган.

Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, бу программа халыкның күңеленә хуш килгән һәм меңәр бәбкә алып үз бизнесын башлаучылар да булган. Әлеге программага авыл хакимияте башлыклары да җәлеп ителгән. Нәкъ алар кемгә күпме бәбкә кирәклеге турындагы исемлекне туплап районга китерүчеләр дә икән.

Тик менә кошчылык фабрикасы башлыгы Рәшит Рахманов: “Әгәр идарә алдан акча күчермәсә, бер генә бәбкәне дә бушка бирмәячәкмен”, дип белдерә. Аның сүзләреннән аңлашылганча, район хакимияте фабрикага “аяк чалырга” тели.

Ә Мөхәммәтҗанов нәкъ киресен сөйли. Безнең максат – үзебездәге кошчылыкны күтәрү, дип белдерә. Уртак фикергә килә алмаганнары күренеп тора.

Рахманов әйтүенчә, быел каз бәбкәләренә сорау зур булачак. Ник дигәндә, кризис сәбәпле халыкның эре терлек алып үстереп суярга акчасы бик юк. Каз өчен әллә ни зур сумнар да кирәкми. Әнә узган ел кыш башында бер түшкәсе базарларда 800 сумнан алып меңьярымга кадәр булды.

Җитмәсә кошчылык фабрикасы башлыгы бәбкәләрне күрше-тирә районнардагы бәяләр һәм китереп сатучылар белән чагыштырганда арзанрак та куячакмын дип тә белдерә. Узган ел исә фабрикадан әллә кайларга кадәр алып киткәннәр. Рязань, Түбән Новгород өлкәләрендә Бөгелмәдә күкәйдән чыккан казлар үскән…

Менә беренче партия 4 майда чыгачак, аннан 8ндә, дип белдерә Рахманов. Инде кайбер мәгълүмат чаралары Бөгелмә кошчылык фабрикасы кризиска каршы бик үзенчәлекле акция үткәрә, дип тә язып чыкты.

Әгәр кошчылык фабрикасы белән район хакимияте уртак тел тапмаса, тагын каз бәбкәләрен Бөгелмә районына Йошкар Оладан, я булмаса башка бер төбәктән үк китерергә туры килмәгәе…

XS
SM
MD
LG