Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:06

Тукай музеенда прозаик, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим “Татар теле һәм милләтнең физиологик саулыгы” дип исемләнгән лекциясен укыды.

Тукайның Казанда фатиры булмаган. Ул Татарстан урамындагы Болгар, Мәскәү урамындагы Амур кунакханәләрендә һәм аерым йортларда фатирда торган. 23 ел элек Тукай урамындагы матур, борынгы Шамил йортында бөек татар шагыйренең әдәби музее ачылды. Шул заманнан бирле гомерендә үз өе булмаган һәм төрле кеше почмакларында яшәгән Тукайның менә шушы бай морзалар торагында рухы яши. Биредә атна саен диярлек тирән мәгънәле һәм кызыклы кичәләр үтә. 30-40лап кеше сыярлык залга гадәттә милли зыялылар килә.

Узган гасыр башында Тукай иң мөһим мәдәни темаларга лекция укуы белән тарихка кергән. Айдар Хәлим дә Тукай һәм башка классикларның горефен дәвам итеп, үзен дулкынландырган иҗтимагый темага лекция әзерләгән.

“Татар теле һәм милләтнең физиологик саулыгы” дигән тема галимнәр яки хакимият вәкилләре өчен сәер тоелса да, Айдар Хәлим туган тел белән милләт саулыгы турында фикерләрен туплаган. Үзенә генә хас булган публициcтик кайнарлык, тарихи-сәяси тасвирлаулар, чигенүләр ярдәмендә ул туган телнең бүгенге хәлен, милләт язмышын үзәк өзгеч сызлану белән ачып салды.

Бу чара фәнни трактат та, сәяси белдерү дә түгел, әмма актуаль иҗтимагый мәсьләгә нәкъ Айдар Хәлимчә кыю һәм тирән, саллы фикерләр әйтелгәнгә күрә бик үзенчәлекле иҗтимагый вакыйга буларак кабул ителде.

Айдар Хәлим үзенең бу лекциягә чамадан тыш дулкынланып килүен әйтте. Соңгы 20 елда милли-мәдәни күтәрелеш һәм татар теленең гамәлгә куюлуы күзгә күренеп торса да, хәзерге хәл милли фаҗига дәрәҗәсенә килеп җиткән.

“Безгә телгә карата идеологияне үзгәртергә кирәк. Аңа бары тик аңлашу кирәк-ярагы, базис өстендәге өскорма итеп кенә караудан бүгеннән үк котыла башлау зарур. Әгәр без кайчандыр дөньяның шактый зур, билгеле кавемнәреннән булып, бүген ниндидер папуас хәлендә калганбыз һәм бетүгә таба юл тотканбыз икән, бу безнең милләтебездә телебезгә карата дөрес сәяси – социаль карашта тормавыбызга, ягъни милли лидерларыбызның аңы да манкорт хәленә төшү белән бәйле.

Тел дәүләтсезлек шартларында бары тик аңлашу чарасы булып кына калмый, дәүләтсезлек шартларында тел – дәүләтнең үзе ул. Телгә караш тәндә һәм җанда дәүләтчелекнең саклауның беренчел алшарты. Тел күз керфекләребездәге яшь тә, алдыбыздагы хәләл ризык - аш та, кулларыбыздагы таш та. Ул җаныбыздагы иман да, дин дә, тәнебездәге мин дә!

Дәүләтсезлек шартларында туган телене белмәү, илне һәм милләтне сатуга тиң рухый җинаять. Дәүләтсезлек шарталарында башка телдә генә сүйләшеп гомер сөрү, илеңне һәм телеңне сатып яшәүгә тиң ул.

Шулай итеп культуралы булам дип, башка телдә сөйләшергә мәҗбүр милләт культурасыз, ягъни сатлык милләткә, иртәдән кичкә кадәр үз-үзен сатуда эшләгән сукбай кавемгә әверелә”, ди Айдар Хәлим.

Аның лекциясендә фәнни - хокукый анализ яисә дәүләт оешмаларының эшчәнлеге турында конкрет мәгълүматлар булмаса да, мөһим булган темасын ул кайнар хис белән яңгыратты. Лекция ахырында конкрет тәкъдимнәр дә, практик киңәшләр дә әйтте. Чыгыш тәмамлангач, залда утыручы укытучылар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре сораулар бирде һәм чыгыш ясады. Бу өлештә Айдар Хәлимнең лекциясе иҗтимагый оешманың җыенына охшап тора иде. Борчылу, җыелган кайнар хисләрне, ачуларны тышка чыгару мондый вакытта беренче урынга чыга.

Лекцияне тыңларга килүчеләр арасында Казан хакимиятенең бүлек мөдире Ирек Арсланов, Татарстан хөкүмәте идарәсе хезмәткәре Фирая Шәйхиева, Язучылар берлеге вәкилләре Вакыйф Нуриев һәм Лилия Газизова бу сөйләшүнең рәсми һәм хокукый әһәмияте барлыгын күрсәтте. Әлеге кунаклар да аңлатмалар, өстәмә сораулар бирделәр.

Очрашуга килүчеләр арасында Казан шәһәренең татар теле укытучылары күп иде. Алар Айдар Хәлимнең борчылуын җөпләп үз фикерләрен әйтте, сораулар бирделәр. Педагогика яки мәгариф тармагы вәкилләре, дәүләт хезмәткәрләре өчен бирелә торган бу сорауларга җавап булмау беркемне дә гаҗәпләндермәде.

Бу җыелышта Русиядә соңгы вакытта милли телләргә карата алып барылган сәясәткә каршы мөнәсәбәт сизелде. Әдәби музейда барган шагыйрь лекциясе сәяси төсмер алды. Чыгыш ясаучыларның кайберләре Айдар Хәлимне да уздырып җибәрде. Шагыйрә Нәҗибә Сафина Айдар Хәлим лекциясенә өстәп, Татарстан җитәкчелеген тәнкыйтьләп милли битарафлык һәм куркаклык турында сөйләде.

“Иң беренче чиратта, эш эшләр өчен җандагы куркуны чыгарып ташларга да, мин бит әле кеше дияргә кирәк. Көн саен бушлай ике-өч мәктәпкә барып кайтам да, егылам. Анда балаларга үзләренең татар булуларының никадәр әйбәт икәнлеген аңлатырга тырышам. Менә берђњ, бер тел ике тел, һаман без Европага арт белән борыла алмыйбыз, дип әйтеп китте.

Гомумән, алга да, артка да борылырга кирәкми торгандыр. Чөнки без урыс теле аша түгел, ә телибезме теләмибезме, без берләшмәсәк, ә берләшсәк пантюркизмда гаепләячәкләр, без башка берничек тә яшәп кала алмаячакбыз”, диде Нәҗибә Сафина.

Соңыннан Айдар Хәлим берничә шигырь укыды. Лекциягә килүчеләр шактый авыр һәм каршылыклы хисләр кичереп, өйләренә таралды. Бу кичәдә яңгыраган фикерләр салкын акыл белән озаклап уйлануны таләп итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG