Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимов нигә байлыгын күрсәтми?


Башкортстанда Мортаза Рәхимовның керемнәрен җәмәгатьчелеккә күрсәтмәячәге турындагы хәбәрләр төрле имеш-мимешләр һәм кинаяле, төрттерүле фикерләр таралуга сәбәпче булды.

Бу мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, журналистлар президентның матбугат сүзчесе Айрат Морзагалиевка мөрәҗәгать итте. Ул да бу сорауга әлләни киң җәелеп җавап кайтармады.

“Канун буенча, президент сайлаулар чорында гына үз керемнәрен күрсәтергә тиеш, ә әле бу гамәл мәҗбүри түгел”, дип җаваплады Айрат Морзагалиев.

Башкортстан президенты үзенең һәм гаилә әгъзаларының мөлкәтен, керемнәрен күрсәтүдән баш тартуының сәбәбе нәрсәдә икән соң? Шушы сорау белән без Башкортстандагы киң билгеле галим, икътисад фәннәре докторы, байтак еллар Мортаза Рәхимов командасында эшләгән Ринат Гатауллинга мөрәҗәгать иттек.

“Рәхимовлар гаиләсенең байлыгы 4 миллиард доллардан артык икәнлеге мәгълүм. Мортаза Рәхимов аны күрсәтсә, моның эшләп алынмаган икәне шунда ук билгеле була бит инде. Шуңа да бу мәгълүматларны чыгармаска тырышачак ул. Әгәр инде ул элеккечә: “Минем ашарга шикәрем дә юк, костюмым да берәү генә дисә, бу күрәләтә алдашу була. Һәм ул илдә кабул ителгән коррупциягә каршы канунны санламау була”, ди Ринат әфәнде.

Русиянең президенты, премьер-министры һәм башка югары түрәләре үзләренең еллык керемнәрен күрсәтүдән курыкмады. Гәрчә алар күрсәткән саннар да тулысынча дөреслеккә туры килеп бетмәскә мөмкин. Шулай да, алар бит барыбер мәгълүматлар биргән. Ә Башкортстан президенты да, премьер-министры да (башкалар турында сүз дә юк инде, алар өскә карап үрнәк ала) - беркем дә керемнәрен күрсәтергә ашыгып тормый.

Шул ук вакытта “Комсомольская правда” гәзитенең җомга санында Русия министрларының еллык керемнәре хакында чираттагы мәгълүматлар бирелде.
XS
SM
MD
LG