Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" берлеге белдерүе: бәйсезлек көрәше яңара


Татар яшьләре берлеге эшчәнлеген яңартуын һәм бәйсезлеккә ирешү максатында "бар мөмкин чараларны" кулланачагын әйтә.

Татарстанның хәзерге дәүләт җитәкчеләре федераль хакимиятнең көчле басымы астында, алар гомумән Русия контролендә, шул җитәкчелекнең бик зәгыйф сәясәте, ришвәткә батуы, демократик нормаларны үтәмәве Татарстан ватандашлары мәнфәгатен кайгыртмауга китерә, татар милләтенең ирекле үсешенә һәм Татарстанның социаль-икътисадый тәрәккыятенә киртә куя - "Азатлык" Татар яшьләре берлегенең 28 мартта кабул ителгән белдерүендә Татарстандагы сәяси хәл шулай бәяләнә.

"Бу шартларда без үз хокукларыбыз өчен көрәш оештыру максатында Татар яшьләре берлеген торгызуны игълан итәбез", диелә оешма рәисе Илдар Шиһап имзасы белән таралган белдерүдә.

90 еллар башында "Азатлык" әгъзалары Казанда зур урам протестлары үткәрде
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге 1990 елда, Татар иҗтимагый үзәгенең яшьләр комиссиясе нигезендә төзелгән иде. Ул чакта ук оешма төп максаты итеп үзбилгеләнү хокукын гамәлгә кую аша бәйсез татар дәүләтен төзүне игълан итте.

Бүгенге максат исә белдерүдә "Татарстан республикасының сәяси һәм икътисадый суверенлыгын яклау" дип билгеләнә. Оешма, татар милләтенең ирекле үсешенә бар шартлар тудырган, башка дәүләтләр арасында татар милләте мәнфәгатьләрен саклаган, үз ватандашларына иминлек һәм социаль яклау гарантияләгән бәйсез, демократик, хокукый дәүләт төзү өчен көрәшәчәген әйтә.

"Азатлык" берлеге Русия хакимиятенең Татарстан җирендәге гамәлләрен легитим дип танымый, "Татарстан белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләр фәкать тигезлек шартларында гына корылырга тиеш", дип белдерә.

Ә инде Татарстан җитәкчеләренең суверенлыкны, татар милләтенең хокукларын бозуга китергән гамәлләре, йә киресенчә, кул кушырып утыруы милли мәнфәгатьләргә хыянәт буларак бәяләнәчәк, диелә "Азатлык" Татар яшьләре берлеген торгызу турындагы белдерүдә.

Югарыда әйтелгән максатларга ирешү өчен оешма, халыкара хокук таләпләренә нигезләнгән бар мөмкин көрәш чараларын кулланачагын бәян итә, бу эштә үзенең шулай ук Дәүләт суверенитеты турындагы декларациягә, 1992 елгы референдум нәтиҗәләренә таяначагын әйтә.

26 мартта Уфа шәһәрендә Башкортстандагы "Азатлык" Татар яшьләре берлегенең 17 еллыгы билгеләп үтелгән иде. Анда да оешманың эшен яңарту турында карар кабул ителде, милли хокукларны яклау эшен башкорт оешмалары белән бергә алып бару кирәклегенә басым ясалды.
XS
SM
MD
LG