Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның кеше хокуклары шурасына тәэсере


Яңа АКШ хакимияте илнең элекке сәясәтен үзгәртеп, Женевада урнашкан БМОның кеше хокуклары шурасында урын алачагын белдерде.

БМОның кеше хокуклары шурасында әле хәл ителмәгән, көрчеккә терәлгән мәсьәләләр бар. Азәрбайҗан, Кытай, Куба һәм Согуд Гарәбстаны кебек кеше хокукларын бозган илләрнең дә шурада әгъза булуын искә алганда, монда АКШның әллә ни тәэсире булмаячагы турында әйтүчеләр дә бар.

Элекке кеше хокуклары шурасында төрле проблемалар булды. Күп очракта шура сәясәткә бирелүдә һәм тегезлек урнаштыра алмауда гаепләнде.

Шунлыктан 2005 елда бу шура таратылды. Ә аның урынына яңа шура төзелде. Ләкин тәнкыйтьчеләр, бу адымның нәтиҗәсез булуын, шурада проблемаларнын әле дә кабатлануын алга сөрә.

Чөнки шурада кеше хокукларын бозган илләр әгъза булып тора. Шул уңайдан кайбер илләрне хөкем итүгә килгәндә, шурага агьза илләрнең мәнфәгатьләре беренче чыга.

АКШ тәэсеере

АКШның бу шурага кушылу таләбен телгә алган АКШ департаменты, бу адым яңа Обома хакимиятенең ил иминлеген ныгыту юлында, башка илләр белән дә эш итү сәясәтенең дәвамын тәшкил итә, дип белдерде.

АКШның шурага нинди тәэсере булачак дигән сорау туа. Кайберәүләр АКШның шура эшенә бернинди йогынтысы булмаячагын әйтә, аны яклаучылар исә Вашингтонның шура эчендә уңай роль уйнаячагына өмет белдерә.

"Шурада җитди хокук бозу очракларында бу мәсьәләне күтәреп чыгачак, нәзберек сәяси бәхәсләрне бетерә алачак, "җитәкче бер илгә" ихтыяҗ бар", ди Вашингтондагы Human Rights Watcһ оешмасы җитәкчесе Сузан Носыл.

Шурада әгъзалык мөддәте 3 ел

Носыл бу вакыт эчендә шураның эшчәнлеген һәм абруен күтәрүдә АКШның зур өлеш кертәчәгенә ышана. Аның сүзләренә караганда, моның өчен сәбәпләр күп.

"Американың башка илләр белән булдырган икеле мөнәсәбәтләре һәм аның халыкара дәрәҗәсе шураның ышанычлыгын арттыра ала. Югыйсә моны АКШның ярдәме булмыйча булдыру мөмкин түгел", ди ул.
XS
SM
MD
LG