Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Гыйрак элекке мөнәсәбәтләрне торгызмакчы


Русия премьер-министр урынбасары Игорь Сечин Гыйрак Русия ширкәтләре белән 2003 елгы сугышка кадәрге килешүләрне торгызу мәсьәләсен карый диде.

Сечин моны Мәскәүдә Русия һәм Гыйрак премьер-министрлары Владимир Путин белән Нури әл-Мәлики очрашуыннан соң әйтте.

Әмма Сечин кайсы килешүләрнең торгызылу мөмкинлеген әйтмәде.

Русиянең Лукойл ширкәте 1997 елда Гыйракның Көнбатыш Курна 2 нефть ятмаларын үзләштерүдә катнашу турында 3.4 миллиард долларлык килешү имзалаган иде.

Әмма ул чакта хакимияттә булган Сәддам Хөсәин идарәсе белән килешә алмау сәбәпле 2003 елда илгә АКШ җитәкчелегендәге көчләр кергәнче үк Лукойл Гыйрактан чыгарып җибәрелде.
XS
SM
MD
LG