Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:45

Азәрбайҗан-Әрмәнстан-Төркия өчпочмагында тынычлыкның урнашуына байтак киртәләр бар. Чик ачылмый торып әрмәннәр үз милли символы Арарат тавына ерактан гына карап торачак.

Бу атна башында АКШ президенты Барак Обама Төркия парламентында чыгыш ясап, Төркияне Әрмәнстан белән чиген ачарга өндәде. Бу исә Төркиядә, Азәрбайҗанда һәм хәтта Әрмәнстанның үзендә дә ризасызлык уятты. Президент Алиев Обаманың шушы сүзләренә протест белдереп, Истанбулда үткәрелгән Мәдәниятләр берлеге конференциясендә катнашмады.

Төркия инде бер елдан артык Әрмәнстан белән рәсми булмаса да, аралаша башлады. Үткән ел хәтта Төркия президенты Абдуллаһ Гүл Ереванда әрмән-төрек футбол такымнарының уеннарында катнашты. Ике илнең тышкы эшләр министрлары да төрле халыкара сәяси чараларда очрашып тора. Әйтергә кирәк, Төркиядә 70 мең әрмән ватандашы эшли. Шулай ук ике арада очкыч юллары да бар. Инде күптәннән икътисади кризистан интеккән әрмән ватандашларына дөньяга чыгу, иреклерәк сәүдә итә алуы өчен төрек-әрмән чиген ачу турында ябык ишекләр артында дипломатик сөйләшүләр дәвам итә.

Хөкүмәтләр, мөнәсәбәтләрнең башлануы һәр ике як өчен дә файда китерәчәгенә ышанса да, гомумән һәр ике илнең халкы һәм оппозициясе моңа каршы. Чөнки һәр ике халык арасында тарихи дошманлык әле һаман да көчле. Беренче дөнья сугышы вактында 1915 елда Госманлы империясе чорында байтак әрмән Анатолиядән сөрелгән иде. Аларның бер өлеше Кавказдагы бүгенге әрмән территориясенә сыенды.

Бүген әрмәннәрнең күп өлеше Франция, АКШ кебек илләрдә диаспорада яши. Аларның эшчәнлекләре ярдәмендә байтак кына ил шушы сөрген сәбәпле Төркияне геноцидта гәепләп кануннар чыгарды. АКШ та быел рәсми рәвештә бу адымны атлаячак дип көтелә. Кыскасы, бу мәсьәләдә Төркия белән АКШ арасында да киеренкелек бар.

Анкара исә бу бәланың тәэсирләрен йомшарту өчен Әрмәнстан белән диалог башлау юлын сайлады. Әмма ул бер үк вакытта, алшарт буларак, әрмәннәрнең Азәрбайҗаннан тартып алган территорияләрдән кире чигенүен таләп итә.

Обаманың Төркиягә ясаган сәфәре вакытында ике арадагы чикне ачарга өндәве, Азәрбайҗанда зур каршылык уятты. Шуннан соң төрек рәсми шәхесләре Азәрбайҗанны тынычландырырга тырыша башлады.

“Кавказда иң зур проблема булып Карабах мәсьәләсе тора”, дип белдерде президент Гүл. Премьер Эрдоган да: “Әрмәннәр Карабахтан чигенмичә, алар белән рәсми мөнәсәбәтләр башлавыбыз мөмкин түгел”, диде.

Төркия Бөек Милләт Мәҗлесеннән Азәрбайҗан-Төркия дуслык төркеме әгъзалары да Бакуга китәчәкләрен белдерде. 16 апрельдә тышкы эшләр министры Бабаҗанның исә Ереванда үткәреләчәк Карадиңгез Экономик Хезмәттәшлек Оешмасының югары дәрәҗәле очрашуында катнашуы да хәзер шик астында.

Президент Алиев әрмәннәрнең башта Таулы Карабахның биш районыннан һәм Лачин коридорының көньягыннан кире чигенүен таләп итә. Ул аеруча төрекләр әрмәннәр белән башлаган диалоглары турында безгә җитәрлек мәгълүмат бирмиләр, дип зарлана. Баку үзе дә әрмәннәр белән алып барган диалогы турында Анкарага бик үк мәгълүмат бирми.

Табигый әрмән оппозициясе дә мондый тәрәккыятьләргә тулысынча каршы. Оппозиция җитәкчеләреннән Раффи Ховенесян ике халык арасында нәфрәтне куертачак таләпләр белән ике арада килешүне булдырмаска тырыша.

XS
SM
MD
LG