Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ел татарлары” Казанда


“Ел татарлары” бәйгесен оештыручы “Tatarlar.ru” порталының җитәкчесе Тимур Сөләйманов.
“Ел татарлары” бәйгесен оештыручы “Tatarlar.ru” порталының җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

Татарстан башкаласында “Tatarlar.ru” Бөтендөнья татар порталы үткәрә торган “Ел татарлары - 2008” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Март аенда исә бер төркем җиңүчеләрне Мәскәүдә котлап узган булганнар. Казандагы тантана Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасында узды. Оештыручылар һәм катнашучылар, бәйгене хөкүмәт түгел, ә халык һәм шәхсиятләр ирекле формада оештырып килә, дип басым ясады. Аның Татарстаннан читтә урнашкан портал оештырылуы да искәртелде.

Ел татарлары “Tatarlar.ru”да билгеләнгән

“Ел татарлары” бәйгесен оештыручы “Tatarlar.ru” порталының җитәкчесе мәскәүле Тимур Сөләйманов Казандагы тантанада катнашты. "Ел татарлары" - тансык, ирекле бәйге булырга тырыша. Нәтиҗәләрне кулланучыларның гына фикере билгели. Алар тәкъдиме белән намзәтләр ярышка кертелә. Кулланучылар тавышы җиңүчеләрне ачыклый. Тавышлар саны автомат рәвештә хисаплана”, дип саный ул.

Сөйләйманов идеяның чишмә башы туксанынчы елларга барып тоташуын да әйтте. Ул вакытта “Идел” журналының мәшһүр татар кешесен билгеләү ярышын оештыруы билгеле. Аннан соң андый бәйге төрле интернет ресурсларда, форумнарда оештырылган. Моннан 5 ел элек Тимур Сөләйманов җитәкләгән портал конкурсны үткәрүне үз өстенә алган.

Ел татарлары дип табылучылар

2008 елда исә интернет кулланучылар иң танылган татарлар өчен 16 бүлектә тавыш биргән. Аларның нзтиҗәләре буенча исемлек бәян ителде.
“2008 елның татар спортчысы”: Олимпиада чемпионы Гөлнара Сәмитова–Галкина;
“2008 елның татар сәясәтчесе”: кырым татарлары Мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев;
“2008 елның татар мәгърифәтчесе”: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Миркасыйм Госманов;
“2008 елның татар чит ил эшлеклесе”: Бөтендөнья татар лигасы мактаулы рәисе Али Акыш;
“2008 елның татар мөселман эшлеклесе”: Чувашия мөфтие Әлбир Кырганов;
“2008 елның татар башкаручысы”: Россия һәм Татарстанның атказанган артисты Альберт Әсәдуллин;
“2008 елның татар хәйриячесе”: Омски өлкәсе татар милли–мәдәни мохтәрияте рәисе Рафаил Зәбиров;
“2008 елның татар җәмәгать эшлеклесе”: Свердлау өлкә думасы депутаты Альберт Абзалов;
“2008 елның татар яшьләре лидеры”: “Идел” (Казан) Татар яшьләре үзәге җитәкчесе Миләүшә Шәрапова;
“2008 елның татар интернет активисты”: Матбугат.ру сайтын оештыручы Данил Сәфәров;
“2008 елның татар гаиләсе”: Төркиянең татар җәмгыяте активистлары Рушания һәм Көршат Алтай;
“2008 елның татар актеры”: актриса, режиссер, продюсер Рената Литвинова;
“2008 елның татар журналисты”: интернет–журналист Алия Сабирова, Мөселман журналистлары лигасына нигез салучы һәм аның президенты Радик Әмиров;
Ә “2008 елның татар коллективы” дип Бөтендөнья татар яшьләре форумы табылган.

Мостафа Җәмилевкә Гөлзадә тапшырачак

Казанда узган тантанада шул җиңүне аңлатучы дипломнарны алырга Алия Сабирова, Әлбир Крганов, Рафаил Зәбиров, Альберт Абзалов, Миркасыйм Госманов, Миләүшә Шәрәпова, Данил Сәфәров һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Руслан Айсин килде. Мостафа Җәмилев, Гали Акыш, Рушания һәм Көршат Алтайларга исә дипломнарны дуслары яки вәкилләре җилтеп тапшырачак. Әйтик Кырымга дипломны җырчы Гөлзадә илтәчәк.

Шик белдерүчеләр дә бар

“Ел татарлары” бәйгесен оештыру тәртибенә һәм җиңүчеләр исемлегенә, бәйге нәтиҗәләренә шик белдерүчеләр дә бар.
XS
SM
MD
LG