Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:57

Таиландта саммитны боралаклар белән коткардылар


Таиландның Патайя каласына саммитка җыелган Көньяк-көнчыгыш Азия илләре җитәкчеләрен шәһәрдән боралаклар белән чыгардылар. Хакимиятләр шәһәрдә барган хөкүмәткә каршы урам җыеннарын контрольдә тота алмауларын белдерә.

Элекке премьер-министр Таксин Чинаватра тарафдарлары матбугат үзәгенә бәреп кереп чараны үткәрү урынына юлларны япкач саммит эшен туктатырга дигән карар кабул ителде. Каршылык җыеннарында катнашучылар хөкүмәтнең урыныннан китүен таләп итә.

Хәзерге хөкүмәт декабрь аенда шундый ук протест чаралары нәтиҗәсендә төзелгән иде.

XS
SM
MD
LG