Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада тавышларны санау нәтиҗәсе кичектерелә


Молдованың конституция мәхкәмәсе 5 апрель узган парламент сайлавыннан тавышларны кабат санау нәтиҗәсен игълан итү якшәмбегә кадәр кичектерелә, дип белдерде. Хәким Дмитрий Пулбере сүзләренә караганда, Үзәк сайлау комиссиясеннән тавыш бирү протоколы әле мәхкәмәгә тапшырылмаган.

Тавышларны кабат санауны коммунистлар башлыгы Молдова президенты Владимир Воронин сораган иде. Оппозиция бу адым белән Воронин аларның төп таләбеннән игътибарны читкә юнәлдерергә тырыша, дип саный. Оппозиция исә сайлаучылар исемлекләрен тикшерүне таләп итә.

Узган якшәмбе сайлавында коммунистлар җиңде, дип игълан ителгәч Кишиневта күпсанлы урам җыеннары узды.
XS
SM
MD
LG