Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нури әл-Мәлики Русия мөфтиләр шурасында


Гыйрак премьер-министры әл- Мәлики Русиянең Европа өлеше мөселман дини идарәсендә мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән очрашты.

Сөйләшү бер сәгатькә якын барды. Гыйрак прмьер-министры Нури әл-Мәлики Мәскәү мөселманнары белән бергә өйлә намазы укыды. Аларга үзенең сәфәре хакында мәгълүмәт тә бирде.

"Русиянең югары даирәләрендәге очрашу, Русиянең Гыйракта икътисади һәм сәяси мәсьәләләрне бергәләп чишәргә ихтыяҗ барлыгын сиздерде. Гыйрактагы сугыш ахырына җиткән бер мәлдә Русия компанияләрен яңадан Гыйракка кайтару турында да сөйләшүләр булды. Без сугыш аркасында Русия белән ике арада өзелеп торган мөнәсәбәтләрне яңартырга телибез. Бу сәфәрдә ике арадагы инвестиция, иминлек мәсьәләрен дә тикшердек. Һәм без Русия белән алга таба нефть, газ, энегетика өлкәсендә хезмәттәшлек алып барырга ниятлибез. Шулай ук Русиядә Гыйрак өчен белгечләр әзерләү мәсәләсендә дә сөйләшүләр булды", диде әл-Мәлики.

Равил Гайнетдин очрашуга югары бәя бирде

Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Гыйрак премьер-министрының Русия сәфәрен тарихи вакыйга дип атады. Гомүмән, диде Равил хәзрәт Гайнетдин, Русиягә мөселман илләреннән рәсми сәфәр белән килгән хөкүмәт кешеләрнеңе дини идарәгә килүләре бер яктан Русия мөселманнарына карата хөрмәт күрсәтү булса, икенче яктан Русия хөкүмәте каршында мөселманнарга булган мөнәсәбәтләрен ассызыклап, мөселманнарның дәрәҗәләрен арттыралар диде.

Русия мөфтиләре рәисе Равил Гайнетдин
Гыйракта мәсхәбара сөнниләр белән шыгыйлар арасында кискен бәрелешләр булып тора. Сөйләшүләрдә бу турыда да сүз булган.
Андый бәрелешләрне булдырмас өчен Гыйрак хөкүмәте чаралар күрә, диде Равил Гайнетдин :

"Премьер-министр безгә мәсхәбара чыккан кискенлекләрне аерым, дошманлык таратучылар китереп чыгара, дип белдерде. Без үз ягыбыздан, диде ул, хөкүмәткә төрле мәсхәбкә караган кешеләрне алырга тырышабыз. Бүген дә минем янымда шыгый, сөнни мәсхәбенә караучылар да, милләте белән көрт кешесе булган сөнниләр дә бар", дип белдерде Гайнетдин.

Гыйрак Мәскәү мәчете төзелешенә ярдәм итәчәк

Гыйрак премьер-министры белән очрашуны Равил Гайнетдин X гасырдагы тарихи вакыйгадан, Идел буенда , Болгар дәүләтенең ничек ислам кабул итүләре хакында әйтеп, Багдадтан килгән беренче ислам илчесе Ибн-Фадлан турында сөйләүдән башлады. Шулай ук Равил Гайнетдин Гыйрак җирлегендә туган, яшәгән, шунда ук җирләнгән сөнниләр мәсхәбенә нигез салган имам әгъзәм Абу Хәнифәне искә алып, ул изге җирләрне саклаган Гыйрак хөкүмәтенә рәхмәтләрен белдерде.

Русиянең Европа өлеше дини идрәсендә очрашуда Гыйрак премьер министры Нури әл- Мәликигә төзелеп яткан яңа мәчетнең рәсем- сызымнарын дә күрсәттеләр. Премьер илләре өчен матди яклар бик җиңел булмаса да, бу мәчет төзелешенә үз өлешләрен кертәчәкләрен белдерде.
XS
SM
MD
LG