Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бенедикт XVI өметне югалтмаска чакыра


Католик һәм протестант христианнар бүген Пасханы бәйрәм итә. Рим папасы Бенедикт XVI Пасха вәгазендә кризис, хәерчелек, юклык һәм көч куллану чорында өметне югалтмаска чакырды.

Католик дөньясы өчен иң мөһим булган Ватиканның Изге Петр чиркәве балконыннан ясаган чыгышында Рим папасы Италиянең Абруццо төбәгендә каты җир тетрәүдә зыян күргәннәргә теләктәшлек белдерде, Африка халыкларының авыр хәле турында сөйләде, фәлестиннәр белән яһүдләрне татулыкка чакырды.
XS
SM
MD
LG