Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:25

Мәскәүдә машина ияләре каршылык чарасына чыкты


Мәскәүдә Русия машина ияләре федерациясенең чит илләрдән алган машиналарга салымны арттыруга каршы урам җыены узды. Чарада дистәләп кеше катнашты. Алар "салымнарны түгел, ә яшәү дәрәҗәсен күтәрегез", "көндәшлек гадел булсын" кебек шигарьләр тоткан. Демонстрациячеләр депутатларны Русия машиналарында йөрергә чакырды.

Машиналарга салымнарны арттыруга каршы чаралар шулай ук Петербур, Екатеринбур һәм Владивосток калаларында узды. Владивостокта урам җыенына рәсми рөхсәт алынмау сәбәпле чараны милиция куып тараткан. Дистәләп кеше кулга алынган.

XS
SM
MD
LG