Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:57

Казанның Ак Барс хоккей такымы Ярославльнең Локомотив такымын 1:0 исәбе белән җиңде. Ак Барс Русия чемпионы булды. Казан халкы урамнарга чыгып җиңүне бәйрәм итте.

Ак Барс такымы Ярославльнең Локомотив такымын 1:0 исәбе белән җиңде. Уен бик киеренке барды. Бердәнбер шайбаны Локомотив капкасына уенның өченче өлешендә генә Ак Барс такымы башлыгы Алексей Морозов атты.

Җомга көнне Кыйтга хоккей беренчелеге финал плей-офф уеннарының Ярославльдә үткән алтынчы матчында Казанның Ак Барс такымы Ярославльнең Локомотив такымын 3:2 исәбе белән җиңгән иде.

Русия Кыйтга лигасының җиденче, соңгы уены 12 апрель, якшәмбе көнне Казанда үтте. Ак Барска Гагарин Кәсәсен тапшыру очраклы рәвештә Космонавтика көненә туры килде.

Хоккейчыларны җиңү белән Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Кыйтга хоккей лигасы җитәкчеләре Вячеслав Фетисов, Владислав Третьяк котлады.

Уеннан соң Казан халкы урамнарга чыгып җиңүне бәйрәм итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG