Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Журналист шигырь язамы?”


Газетаның “Кунак бүлмәсе” битендә яшь журналист Ләйсән Фәтхетдинова “Журналист шигырь язамы?” дигән сорауга җавап эзли. Бүгенге көндә күпләр: “Журналист шагыйрь булырга тиеш түгел. Әдәбиятчы белән журналистны бергә куеп карау мөмкин хәл түгел”, ди. Автор исә моңа каршы килеп, тарихтан дәлилләр китерә.

“Әйтик, Гаяз Исхакый. “Таң йолдызы” газетасын оештыручы, “Сүз”, “Безнең ил”, “Милли юл”, “Яңа милли юл”, “Милли байрак” басмаларын чыгаручының “Ике йөз елдан соң инкыйраз”, Зөләйха”, “Сөннәтче бабай”, “Олуг Мөхәммәд”, “Көз” һәм башка әсәрләрен халык бүген дә яратып укый бит.

Фатих Әмирхан исә журналистикага шәкертлек елларыннан ук мөрәҗәгать итә. “Әл-ислах”ның мөхәррире, “Тәрбиятел-әтфаль” журналының сәркатибе – талантлы язучы була.

Шулай ук Г.Камал да 1905 елларда ныклап торып журналистлык эшенә бирелә. “Казан мөхбире”, “Азат”, “Йолдыз” газеталарында эшли, “Азат халык” газетасын, Тукай белән бергәләп “Яшен” журналын чыгара. Шул ук журналист драматург булып та таныла.
Язучы Галимҗан Ибраһимовның “Аң” журналында эшләве, Уфада “Ирек” газетасы чыгаруы мәгълүм. Һади Такташ Оренбургта “Юксыллар сүзе” газетасында, Ташкентта – “Белем йорты”, Казанда “Азат хатын”, “Чаян”, “Авыл яшьләре”, “Яңалиф” журналларында эшли. Ә Г.Ибраһимов әсәрләрен бүген дә яратып укыйлар, Һ.Такташ поэмаларын хәзер дә күпләр яттан сөйләп бирә ала”, ди автор Ләйсән Фәтхетдинова.

“Инде яшь язучы-шагыйрьләргә килик. Бер очрашуда күп газета-журналларда басылып чыккан илкүләм вакыйгага мөнәсәбәтләрен сорадым. Тынып калдылар да башка темага сөйләшеп киттеләр. Белмиләр булып чыкты. Аларга мәхәббәт, татар һәм рус теле, катнаш никах, наркомания кебек типик проблемалардан башка сөйләшер сүз юк та иде шикелле. Әдәбиятчыларда - журналистикага, журналистларда әдәбиятка нәфрәт уяталар бүген. Имеш, икесе бергә булу мөмкин түгел. Ә нигездә, киресе булып чыга.

Билгеле, һәркем даһилыкка үз юллары белән килә. Менә дигән укытучы шәп журналист булып китәргә, икътисадчы шигырьләр язып танылырга мөмкин. Журналистика белән таныш булмаган кеше дә әдип, язучы, шагыйрь була аладыр. Әмма бүгенге көн генә түгел, узган ай хәбәрләре белән дә таныш түгел, газета-журналларны кулына да тотып карамаган язучының әсәрләре, ай-һай, башкалар өчен кызыклы һәм кирәкле булыр идеме икән? Бүгенге көн белән атлаган әдәбиятчы гына бүгенге көн кешеләре укырлык әйберләр иҗат итә ала. Журналистика белән тел-әдәбиятны антоним итеп карау – сәер, синоним итеп карау дөресрәк түгелме?”, дип яза автор.

БДИ куркытамы?

Басманың “Җан авазы” битендә мәктәп укучыларын бүген иң куркытканы – бердәм дәүләт имтиханы турында сораштыру урын алган. Бу имтиханнар турында ата-аналар ни уйлауларын әйтә.

“БДИны бар укучының да тапшыра алуы икеле. Ә белешмә белән генә училищега да керә алмыйлар бит. Бу үзеннән-үзе эшсезләр армиясен тулыландырачак. Бер елдан соң имтиханны тапшырырга мөмкин, диләр. Мәктәп тәмамлап чыгуга бирә алмаганны икенче елга тагын кайсысы гына бирә алыр икән?”, дигән Флера Шәкүрова.

Айсинә Гыймаеева исә, баласы татар сыйныфында укыганлыктан, рус телендә имтихан бирә алырмы икән, дип борчыла.
“Бердәм дәүләт имтиханының уңай ягы – югары уку йортына да мәктәп тәмамлап чыккандагы билгеләр белән керү диләр инде. БДИның алдан фаразланган тагын бер ягы бар иде бит – ришвәтчелеккә каршы тору. Аңа карап кына укырга кергәндә ришвәт бирүләр бетәчәгенә бер дә ышанасы килми. Ришвәт бирүчеләрне, алучыларны җавапка тартып торалар, файдасы гына күренми”, дигән фикердә тора Рәфисә галимова.

“Гөргөрей, әйдә тагын берне!”

Керәшен татарларына багышланган “Арулармысез?” сәхифәсендә журналист Саша Долговның “Гөргөрей, әйдә тагын берне!” дигән язмасы урын алган. Урналист Татар дәүләт һәм җыр бию ансамбленең биючесе Григорий Сергеев белән әңгәмә корган. Язмада сүз керәшен биюе һәм аны халыкка башкаручы турында алып барыла.

Григорий Сергеев 2004 елда Мәскәүдә узган Бөтенрусия бәйгесендә, керәшен биюе башкарып беренче урынга лаек булган. Аның сүзләренчә, керәшен татарларының биюененең төп үзенчәлеге: хатын-кызларның биегән вакытта үзләрен бик горур тотулары. Ә менә ирләрнеке шул ук татар биюве икән. Бары тик керәшеннәр биегән вакытта үкчәләре белән басып тавыш чыгара, ди биюче.
Григорий Сергеев сүзләренчә, керәшен биювен башкарыр өчен керәшен булып туарга кирәк икән.

“Керәшен биюве гади хәрәкәткә – аякны ышкып биюгә корылган. Әмма моңа күпләр төшенә алмый”, ди ул.

Саша Долгов язмасында керәшеннәрнең килеп чыгышы турында да әйтелә. “Кайвакыт минем үземә дә сез керәшеннәр динен сатучылар дип әйтүчеләр бар. Әмма керәшеннәр тарихы белән берәүнең дә ныклап кызыксынганы юк. Бер тамаша вакытында сәхнә артына бер абый килде дә: “Минем дә әби-бабайлар чукындырылган булган, әмма кире исламга кайткан” дигән иде”, ди Григорий Сергееев.

“Азатлык”ка сәлам

Гәзитнең “Хатларда тормыш кайный” битендә Мамадыш районы Оляыз авылында яшәүче Гөлфирә Мөнипова “Азатлык” радиосы журналистларына сәламен һәм рәхмәтләрен җиткергән.

“Эшләре уң булсын. Пенсия яшендәге, эштән киткән журналистлар да бик сагындыра. Халык онытмаган кеше бик бәхетле ул!”, ди хат авторы.
XS
SM
MD
LG