Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:20

Төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның үзара аралашып яшәүләре инде беркемне дә гаҗәпләндерми. Татар кешесенең нинди дә булса төбәккә барып чыккач, андагы татарларның тормышы белән кызыксынуы, үз төбәкләрендәге эшләре белән таныштыруы да гадәти күренешкә әйләнеп килә.

Шушы көннәрдә генә, Омски шәһәр милли-мәдәни мохтарияте әгъзасе, “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбле сәнгатькәре Фагилә Чумарова Пенза шәһәрендә булып, андагы татар оешмаларының эшләре белән танышып кайтты. Үзенең күргәннәре, белгәннәре белән ул, Омскига кайткач, ул “Азатлык” хәбәрчесе белән уртаклашты. Фагилә ханымның сөйләгәннәренә күчкәнче, Пенза өлкәсендә яшәүче татарлар хакында кыскача гына мәгълүмат биреп китү урынлы булыр.

2002 елгы җанисәп буенча Пенза өлкәсендә яшәгән 1388 мең кешенең 6 проценты, сан белән әйткәндә 82 меңе – татарлар. Алар 5 районда – Городищенски, Кузнецки, Каменски, Неверкински, Сосновоборски районнарында тупланып яшиләр. Өлкәдә 41 саф һәм 15 катнаш татар авылы бар. Городищенски районында Русия күләмендәге иң зур татар авылы - Урта Елүзән авылы урнашкан.

Пенза өлкәсенең 24 авылында мәктәпләрдә татар теле укытыла, дәресләргә атнасына 2 сәгатьтән 5 сәгатькә кадәр вакыт бирелә. Тагын 8 мәктәптә татар теле факультатаив рәвештә укытыла. Пенза шәһәренең 68-нче мәктәбендә һәм “Якташлар” оешмасы каршында татар теле факультативлары эшли. Бу ике факультативта 50-гә якын бала шөгыльләннә, дәресләрне югары категорияле укытучы Асия Акҗегетова алып бара.
Милли күргәзмә почмагы


Өлкәдә татар теле укытучылары әзерләү дә берникадәр җайга салынган. Городищенски район үзәгенең педагогоия көллиятендә “Татар теле һәм аны укыту ысулы” дигән бүлек бар. Анда татар теле укытучылары әзерләнә. Моннан тыш татар теле укытучыларының белемнәрен камилләштерү буенча да эш алып барыла. Еш кына лекцияләр белән Татарстаннан белгечләр килә.

Пенза өлкәсендә яшәүче татарлар дингә зур ихтирам белән карыйлар. 1997 елгы мәгълүматлар буенча, өлкәдә 43 мәчет, бер мәдрәсә эшли. Пензаның Җәмигъ мәчете диния идарәсе ярдәме белән “Ислам кояшы”, “Ихсан” һәм “Мәгариф” дигән газеталар нәшер ителә.

Милли юнәлештәге эшләр, 1988 елны татар иҗтимагый җәмгыяте төзелүдән башланды дисәк, ялгыш булмас. Пенза шәһәрендә яшәүче Асият Дашкин, Нәзыйф Гильдеев һәм Үмәр Милүшев әфәнделәрнең тырышлыгы белән башта иҗтимагый җәмгыять төзелгән, 1989 елның 19 ноябрендә ул “Якташлар” исемле “Өлкә татар мәдәният оешмасы” буларак рәсми теркәлгән.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә Нәзыйф Гильдеев һәм Үмәр Милүшев әфәнделәр инде мәрхүмнәр. “Якташлар” оешмасын хәзерге вакытта Равил Салюков җитәкли. Оешма шәһәр үзәгендәге бер бинаның зур булмаган ике бүлмәсен арендага алып тора. Шунда оешма үзенең эшчәнлеген алып бара: татар теле дәресләре, җыелышлар, төрле чаралар, очрашулар - барсы да шунда үтә.

“Якташлар” җәмгыяте активистларының Омски татар хәрәкәте активисты Фагилә Чумарова белән очрашулары да шушы бүлмәдә узды. Фагилә ханым фикеренчә, бу көнне бирегә алар очрашу өчен махсус җыелганнар. “Ишектән килеп керүгә, бүлмәнең иркен, пөхтә булуы күзгә ташланды”, дип сүзен башлады ул.

Пенза татарлары турында китап
Пенза татар оешмалары активистлары белән танышканнан соң, Фагилә ханым, Омски татарларының эшчәнлекләре турында сөйләгән, алып килгән буклетларын, газеталарын бүләк иткән. Омскида инде 20 елдан артык эшләп килүче “Умырзая” татар-башкорт ансамбленең эше белән дә таныштырган, коллективта яшьләрнең күп булуына басым ясаган. “Кызганыч, бүгенге көндә Пенза шәһәрендә бер генә татар ансамбле дә, җыр яки бию түгәрәге дә эшләми икән”, ди Фагилә ханым.

Аннан соң ул ике шәһәрдәге татар оешмаларының уңышларын һәм проблемаларын чагыштырып карады. “Бүгенге көндә Пензада татар үзешчән коллективлары юк, бездә татар-башкорт ансамбле уңышлы эшләп килә. Омскида дөньви “Татар дөньясы” нәшер ителә, Пензада дини газеталарга өстенлек бирелгән. Дөрес, дин өлкәсендә Пензада зур алга китеш бар. Бездә ул андый ук дәрәҗәдә түгел. Аннанн соң, биредәге татарларның үзләренең бүлмәләре бар, без әле бу хакта хыялланабыз гына”, диде Фагилә Чумарова

Әлбәттә Фагилә ханымның фикере тулысынча дөреслеккә туры килә дип, әйтеп булмый. Пенза татарларының иҗтимагый торышларына карата тагын бер фикер җиткерәсем килә. Бу – танылган җәмәгать эшлеклесе, галимә, язучы Фәүзия Бәйрәмова фикере. Узган елның июнь аенда Пенза якларында булып кайтканнан соң, “Азатлык” хәбәрчесе белән барган эңгәмәдә Фәүзия ханым түбәндәге фикерен белдергән иде.

“Мордовияда яшәүче татарлар ике өлкәдә бик нык алга киткәннәр. Ул бизнес мәсьәләсе, ягъни, тырышлык, байлык, тормышларын алып бару мәсьәләсе. Мордовия татарлары мескеннәр түгел, алар үз тормышларын үзләре алып баралар. Икенче аларның алга киткән өлкәләре - ул дин мәсьәләсе. Бөтен Русия буенча тәкъвалык, гыйлем, дин мәсьәләсендә Мордовия татарларына җитешүчеләр юк хәзергә. Әмма бер нәрсәдә Мордовия татарлары артта калып баралар - бу милли мәсьәлә. Ягъни, милли мәктәпләр, милли тел, әдәбиятыбыз, тарихыбыз мәсьәләсендә Мордовия татарлары бик нык артка калалар.”

Фәүзия Бәйрәмова да, Фагилә Чумарова да Пенза татарларының милли юнәлештәге кайбер эшләрнең шактый сүлпән булуын белдерәләр.

Шулай да, татар халкының уңганлыгы, тырышлыгы Пенза төбәгендә яшәүче милләттәшләребезнең милли юнәлештәге эшчәнлекләрен дә югары дәрәҗәгә күтәрүдә һәм татарлыкны саклап калуда этәргеч булмый калмас дигән өмет тудыра.

XS
SM
MD
LG