Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре берлеге терелерме?


“Азатлык” татар яшьләре берлеге Татарстан бәйсезлеге өчен көрәш юлына басуын игълан итте. Алар нинди чаралар күрергә җыена?

Татар иҗтимагый үзәгенең 20 еллыгына багышланган милли җыенда “Азатлык” татар яшьләре берлегенең яңадан тернәкләнүе турында хәбәр ителде. Илдар Шиһап оешманың җитәкчесе, Наил Татар рәис урынбасары, Ринат Хәбибуллин сәркатиб итеп сайланган. Бүген “Азатлык” оешмасының 20 әгъзасы бар икән.

Оешманың яңадан торгызылуының сәбәбе Татарстан республикасының сәяси һәм икътисадый суверенлыгын яклау, диелә “Азатлык” игъланында.

“Азатлык”ның рәис урынбасары Наил Татар элгәре оешманың таркалуын урыс хакимияте басымыннан күрә. Татар милли хәрәкәте генә түгел, башка халыкларныкы да сүнә бару күренешен кичерә, ди ул.

“Казанда “Азатлык” оешмасының яңадан торгызылуын күреп, башка төбәкләрдәге татар милләтчеләре дә уяныр дип өметләнәбез”, ди Наил Татар.

“Азатлык” оешмасының игъланында бәйсезлек өчен бөтен чаралар да күреләчәк диелгән. Ринат Хәбибуллин сүзләренчә, алар дәүләтнең канунсыз гамәлләренә шулай ук канунсыз чаралар белән җавап кайтарачак.

Ринат Хәбибуллин
“Без башта демократик юл белә хәрәкәт итәргә, канунга буйсынырга тырышкан идек. Әгәр дәүләт канунга үзе буйсынмый, аларны бозса да, без кунунга сыешырга омтылачакбыз. Әмма алар безнең әхлак кагыйдәләребезгә каршы килсә, канунны икенче урынга чыгарачакбыз”, ди Ренат Хәбибуллин.

Әлегә “Азатлык” вәкилләре оештыру эшләре белән шөгыльләнә. Наил Татар әйтүенчә, “Азатлык” пропаганда юлларын эзләү белән мәшгуль. Оешманың үзенең пәрәвез сәхифәсе, газеты да булдырылачак икән.

“Безнең алда “Азатлык” оешмасының игъланын тарату бурычы тора. Моның өчен массакүләм мәгълүмат чараларыннан ярдәм сорарга кирәк. Күп кешеләр милли хәрәкәт булуы турында белеп тә бетерми. Яшьләрнең бәлки милли эшләрдә катнашасы киләдер, әмма алар бу турыда хәбәрдар түгел. Шуңа күрә без милли хәрәкәтнең яшьләр канатын торгызу бурычын куябыз”, ди Ринат Хәбибуллин.

Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк!

“Азатлык” оешмасы өстәге татар халык мәкален дә исеннән чыгармый. Татар иҗтимагый үзәгендә һәр сишәмбе “Фикер” кичәләре оештыралар. Анда күренекле сәясәтчеләр, тарихчылар белән очрашулар була. Индүс Таһиров, Дамир Исхаков, Фәндәс Сафиуллин яшьләр белән очрашырга өлгерде инде.

“Без яшьләргә тарихны, сәясәтне аңлатырга тырышабыз. Әлбәттә, киләчәктә пикетлар да, митинглар да үтәр. Алары дәүләт эшчәнлеге белән бәйле булачак. Безнең кануннарны боза башласалар, митингларга чыгачакбыз, пикетлар оештырачакбыз. “Азатлык” оешмасы халыкны Хәтер көненә тарту өчен эшчәнлек алып барачак”, дип белдерде Наил Татар.

Тарих кабатлана

1990 елда ук милли хәрәкәт вәкилләре ике төркемгә: радикалларга, ягъни турыдан-туры бәйсезлек дип кычкыручыларга һәм акрын-акрын системалы рәвештә эшләргә теләүчеләргә аерылган була. Ничек кенә булмасын, “Азатлык” татар яшьләре берлеге татар иҗтимагый бинасының чормасында эшләп килүче “Шәрык” клубыннан аерылып чыкты. Чөнки “Шәрык” клубы үзен сәяси оешма дип танымый. Күреп торасыз, яшьләр дә ике төркемгә аерылды. Бер караганда, “Шәрык” кичәләре дә, “Азатлык” берлеге очрашулары да бер бинада уздырыла, аларга шул бер үк кешеләр йөри. Дөрес, “Азатлык” берлеге дә, “Шәрык” клубы да бер-берсеннән гаеп эзләми. Киресенчә, үзара хезмәттәшлеккә өметләнә.

“Азатлык” белән “Шәрык” дуслар

Наил Татар да “Шәрык” белән дустанә мөнәсәбәттә булуларын искәртә.
Наил Татар


“Шәрык” клубында милли җанлы кешеләр бар. Алар безгә теләктәшлек күрсәтер дип уйлыйм. “Шәрык” милли-мәдәни эш белән шөгыльләнә, ул яктан без аларны хуплыйбыз. Чөнки “Азатлык” берлеге дә милли үзаңны үстерүне алга сөрә”, ди ул.

Ринат Хәбибуллин да “Шәрык” клубы белән “Азатлык” берлегенең бер-берсенә теләктәш булуын әйтә. Алар безгә милли көрәштә дошман түгел, киресенчә, безгә ярдәм итүчеләр генә, ди Хәбибуллин.

Әмма Ринат Хәбибуллин әйтүенчә, хәзер сәяси көрәшкә караганда милли мәсьәләләр беренче урынга чыкты. “Азатлык” оешмасының милли хәрәкәтнең радикал канаты булып китү мөмкинлеге турында Ренат Хәбибуллин халык бу сорауны үзалдына максат итеп куймый ди.

“Кеше үзенә нинди кануннарга буйсынуы, нинди вәзгыятьне алып баруы турында гына сорау бирә. Аннан соң исә юлларны, чараларны карый. Бу чаралар аның тарафыннан катгый үтәлсә, бу индн радикаллек була. Күп кешеләр вәзгыятьне аңласа да, аңа каршы чаралар күрми. Митингларга чыкмыйлар, пикетларда катнашмыйлар. Бәлки, алар безнең белән ризадыр, әмма халык әлеге чараларны белми кала”, ди Хәбибуллин.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге исә киләчәктә килеп туган мәсьәләләрне матбугатта хокукый, милли яктан яктыртырга тели. Татар милләте алдына килеп туган кыенлыкларны җиңү өчен халыкны төрле чараларда катнашырга чакыра.

XX һәм XXI гасырда “Азатлык”

“Азатлык” татар яшьләре берлеге 1990-нчы елда ТИҮ-нең яшьләр канаты буларак оеша. Әмма белгечләр, бүгенге “Азатлык” берлеге узган гасырда оешкан “Азатлык” кебек сәяси яктан көчле түгел, ди. “Азатлык” оешмасының 1990 нчы елда үткәрелгән беренче корылтаенда 355 вәкил катнашкан була. Бүген исә оешма корылтайлар үткәрер хәлдә түгел.

“Азатлык” оешмасы 1990-нчы елларның башында шактый актив сәяси эш алып барган. Пикетлар, митинглар оештырган, хәтта 1991 елның язында Әлмәт шәһәрендә “Дуслык” кара алтын үткәргечен дә ябарга теләгәннәр. “Азатлык” вәкилләренә шул вакытта хокук саклаучылар белән каршылыкка да керергә туры килә. Әмма 1990 еллар уртасыннан милли хәрәкәт таркала башлый. Өлкән буын милләтчеләре генә түгел, яшь милләтпәрварлар да уртак сүзгә килә алмый. 2000 еллар башында “Азатлык” оешмасының Казан бүлеге бөтенләй юкка чыга. Бүген исә “Азатлык” яңадан җанланырга омтыла.
XS
SM
MD
LG