Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:48
Римзил Вәли. Татар иҗтмагый үзәгенең 20 еллык юбилеена багышланган корылтайның ничек үтүе турында ачык һәм төгәл белешмә бирелмәде. Бары тик аерым чыгышлар һәм фикерләр матбугатта, телевидение һәм радиода ишетелгәләде. “Ирек мәйданы” гәзитенең 3 апрель санында Дамир Исхаков, Фәүзия Бәйрәмова, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Ләйсән Мөхәрәмова чыгышлары басылып чыкты. Ә Фәүзия Бәйрәмова чыгышының тулы тексты татар интернет челтәре аша төрле илләргә таратылды. Башка чыгышлар һәм корылтай мөрәҗәгате әлгә тар даирәгә генә мәгълүм.

Бу җыен демократия, федерализм, милли үсеш сүнә башлаган вакытта зур әһәмияткә ия. Әйтергә кирәк, корылтайның үзендә дә кайнар сүз көрәштерүләр яки залда булмаган сәяси көчләргә, түрәләргә бармак янаулар җитәрлек булды. Бик үк үлчәнеп бетмәгән, яки шәхси карашларны гына чагылдырган чыгышлар да аз ясалмады.

Корылтай ачылганда әзерләнгән нотыклар белән галимнәр сүз тотты. Шулар арасында татар телендә ясалган өч гыйльми чыгыш бигрәк тә әһәмияткә ия. Аларның берсе - Русия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинның милли һәм дини күтәрелешнең уртак һәм үзгә яклары турында чыгышы “Азатлык” радиосында 4 апрельдә яңгырады. Аның белән радионың интернет сәхифәсендә дә танышырга мөмкин.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Тарих фәннәре докторы, Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы Искәндәр Гыйләҗев һәм Казан дәүләт медицина университеты проректоры Ләйсән Мөхәрәмова катнаша.

Искәндәр Гыйләҗев.
Ачыктан-ачык әйтергә кирәк, безнең телгә дә, мил-ләткә дә бетү куркынычы яный. Бу процессны туктатыр өчен үзебезгә генә таяна алабыз, беркем дә булышмаячак. Русиядә яшәп, урыс дәүләтенә ышанабыз икән, бу — безнең хата. Урыс хакимияте бервакытта да башка милләтләргә ярдәм күрсәтмәгән һәм күрсәтмәячәк. Зур дәүләт һәрчак унификациягә омтыла. Без нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә тиеш соң?!

Беренчедән, милләтне, телне саклауда төп максат — халыкның психологиясен үзгәртү булырга тиеш. Сүз милли горурлык һәм милли җаваплылык тудыру, аның милләткә, телгә, гореф-гадәтләргә эчке карашы турында бара. Психологиябезне үзгәртү өчен көчле пропаганда булырга тиеш. Ә ул юк дәрәҗәсендә, үз казаныбызда кайныйбыз, татарларга “Без — татарлар” дип кенә аңлатабыз. Киңрәк тә уйларга кирәк.

Әйе, без казанышларыбыз, милли мәдәният, тарих, шәхесләребез турында татар газеталарында язабыз. Ләкин аны кем укый соң? Фикердәшләр генә карап чыга. Аларның да “шәп язгансың” дип мактавыннан эш ары китми, берни үзгәрми. Ә халыкның төп өлеше газета укымый, кызыксынмый. Шуңа күрә милли мәдәниятне, телне популярлаштыру турында җитдиерәк уйларга тиешбез. Русиядә урыслар янәшәсендә яшәсәк тә, без үзгә, аерым, мөстәкыйль халык, ләкин башкалар белән бер хокуклы дигән фикерне һәр-вакыт сеңдерергә кирәк.

Римзил Вәли. Игътибар итегез, шушы фикерләрне үзе зур фәнни һәм административ дәрәҗәдә булган, чит ил архивларында утырып Идел-Урал легионы тарихын өйрәнгән, әсирлектәге татарларның герман гаскәрләре белән хезмәттәшлеген тикшереп үткән Искәндәр Гыйләҗев әйтә. Димәк, милли үзенчәлекләрнең һәм мәнфәгатьләрнең кысылуы, чигенү гамәлләре шундый дәрәҗәгә барып җиткән. Искәндәр Гыйләҗев башкалардан аермалы буларак, Русия дәүләт даирәләрен каһәрләп, каты сүзләр дә әйтми. Ул аргументлар китерә һәм төп мәсьәлә итеп татарларның милли үзаңын көчәйтүне куя.

20 ел барган милли күтәрелеш яңа мөмкинлекләр ачып уңай нәтиҗәләр бирсен өчен халыкның үзен тәрбияләү, конкрет гамәлләргә туплау һәм күтәрү, шулай ук авыр, кыюлык таләп итүче гамәл кирәк.

Искәндәр Гыйләҗев.
Бик еш рәсми рәвештә “ха¬лыклар дуслыгы, толерантлык” дип әйтәләр. Ләкин диннәр, халыклар дуслыгы дип сөйләгәндә үзебезне онытып җибәрмибезме?! Популярлаштыру өлкәсендә эш алып барганда бүгенге технологияләрне дә онытырга ярамый - телевидение, интернетны кулланырга кирәк. Анда эшне алып барыр өчен әзерлекле журналистлар булу мөһим, алар стажировканы чит илдә үтәргә тиеш.

Һәр татар матбугатының үз сайты, олы шәхесләрнең, фикер ияләренең үз сәхифәләре булдырылсын, форумнарда актив аралашырга, мәгълүмат таратырга тиешбез. Һәм интернетта яңалиф кулланырга кирәк. Чит илләрдә татар тарихы, мәдәнияте белән кызыксынучылар һәм фәнни эш язучылар шактый. Аларны үз эшебезгә тартырга кирәк. Алар безгә ярдәм итергә әзер.

Икенчедән, шәһәрдә татар мохитен булдыру. Бүген авылның мөмкинлекләре чикләнгән. Әгәр калада тулы канлы татар мохитен тудыра алмыйбыз икән, киләчәгебез юк. Татарда авыл мохите дә, шәһәр мохите дә булырга тиеш.
Искәндәр Гыйләҗев


Өченчедән, мәгариф системасын төзү турында күп сөйлибез, ләкин милли университетны булдырмадык. Ә моны таләп итүне туктатмаска кирәк, инициатива астан булырга тиеш. Милли мәктәпләр була торып, югары уку йортлары юк икән, киләчәкне өметле дип әйтү авыр. Гомумән, милли мәк-тәпләр, балалар бакчалары дип сөйләгәндә “бутафория”дән арынырга кирәк.

Комиссияләргә яисә телевизорда күрсәтер өчен генә эшләүдән туктарга вакыт. Һаман элиталы татар мәктәпләрен оештыра алмыйбыз. Татар-төрек лицейларын бетерде¬ләр, ә алар бит татар элитасын әзерләү эшен башкарган иде.

Болар барысы да бер-берсенә бәйле. Төп мәсьәлә — безнең бердәм позициядә булмау, таркаулыкта. Һаман бер-беребез белән сугышабыз. Безгә проблемаларны аңлап, берләшеп эшләргә кирәк. Яшьләрне башка рухта тәрбияләү зарур. Хәзер башка чор, мөмкинлекләр дә башка. Хәзер татар җәмгыяте өчен әзерлекле, уйлый белә торган, җаваплы, белемле һәм янып торган элита тәрбияләргә кирәк.

Римзил Вәли. Милли үсеш һәм үзаң, башка милләтләр диңгезендә үзең булып калу мәсьәләләрен Искәндәр Гыйләҗев менә шулай тасвирлый. Шулай ук четерекле һәм катлаулы булган мәгариф темасы турында көн саен диярлек һәркайда әйтелә. Укыту стандартларыннан төбәк компонентын бетерү, милли мәктәпләрнең матди хәле, саны һәм сыйфаты турында күпме генә сөйләсәң дә төенен чишү кыен.

Ләйсән Мөхәрәмова. Империя заманында да, Советлар берлеге вакытында да, бүгенге көндә дә тарих цикллар белән бара. Милли мәктәп өчен авыр дәвер килде. Милли-төбәк компоненты алып ташланды, БДИ (ЕГЭ) хәзер урыс телендә генә тапшырылырга тиеш дигән карар чыгарылды, милли мәктәпләрне тәмамлаучыларга имтиханнар биргәндә бернинди таш¬ламалар ясалмый.

2002 елдан бирле татар мәктәп¬ләренә багышланган фәнни эш алып барабыз. Татар һәм урыс мәктәпләрендә белем алган укучыларны чагыштырабыз. Мә¬сә¬лән, “Мин кем?” дигән сорауга “Мин — Русия ватандашы” дип 28,8 % урыс баласы җавап биргән, ә татарлар — 16 %. Урыс мәк¬тәбендә бу күрсәткеч — 24,8 %, татар мәктәбендә — 13,6 %. Шуны исәпкә алыгыз, балалар өчен ватандашлык әллә ни әһәмиятле түгел. Андый сорау биргәндә алар га¬дәт¬тә мин кыз, я укучы, я булачак укытучы дип җавап бирә. “Мин — Татарстан ватандашы” дип 1,6 % урыс баласы җавап биргән, ә татар балаларының саны — 2,8 %. Әллә ни аерма юк.

Без шулай ук балалардан армия турында да сораштырган идек. Хәрби комиссарит вәкилләре дә, урысларга караганда татарлар армиядә күбрәк хезмәт итәргә теләк белдерә, качмый, ди. Процентларда бу күрсәткечләр: урыслар — 9,6 %, татарлар — 17,3 %.

Мәскәү белгечләре татар мәктәпләрен Русия патриотлары тәрбияләмәүдә гаепли. Татарстандагы милли мәктәпләрдә Русия кануннарына сыймаган бернинди дә тәрбия алып барылмый. Казанның 2 нче гимназиясендә урыс һәм татар мәдәниятенә бертигез урын бирелгән. Бала бөтендөнья мәдәнияте белән кызыксынучы итеп тәрбияләнә.

Тикшеренүләрдә шәһәрдәге татар мәктәпләрендә укыган балаларның икътисадый, социаль яктан, әти-әниләренең белеме ягын¬нан да калышканы күренде. Бик кызганыч, әлбәттә. Бу милли мәктәпнең конкурентлыкка чыдамлыгы аз дигәнне аңлата. 11 ел дәвамында бары тик татарча гына белем алган татар балалары урысча укыганнар белән чагыштырганда имтиханнарны авыррак бирә. Бу аңлашыла да, әле урыслар үзләре дә катлаулы тестларның мәгънәсенә озак төшенә.

Римзил Вәли. Бер яктан караганда, татар мәктәбе яхшы тәрбия бирә, анда укучылар җинаятьчелек, эчу-тарту, наркомания кебек афәтләрдән ерак тора, дип әйтәләр. Икенче яктан караганда, татар мәктәбенең көндәшлеккә сәләтлеге чамалы. Глобализация давылына чыкканда инсафлы, тәртипле, милли мәктәп бераз арттарак кала. Дөресрәге, урыс телендә табигый фәннәрне укыту мөмкинлекләре дә алгарак киткән.

Ләйсән Мөхәрләмова
Ләйсән Мөхәрәмова. Татар мәктәпләреннән ата-аналар балаларын алмасын, бу уку йортларын көчле итәр өчен безнең дәүләт нишләде соң?! Мәгарифтәге кадрлар мәсьәләсендә 89 төбәк арасында Татарстан 64 нче урынны били. Мәгарифтәге финанс ресурсларын карасак, 2004 елда 47 нче, ә информация технологиясе буенча 25 нче урында торганбыз. Күрше өлкәләрнең мәгарифтәге казанышларыннан калышабыз.

Милли мәктәпләргә кирәк булган кадәр ресурс бирелмәде, игътибар да күрсәтелмәде. Бүген Казанның яһүд мәктәбендә татар балалары да укый. Бу хәлне ата-аналар “ивритны өйрәнсә өйрәнер инде, ләкин анда башка фәннәрдән белем бирү сыйфаты югары” дип аңлата. Без дә милли элитаны тәрбияли торган татар-төрек лицейлары кебек уку йортларын оештыра алмыйбызмы? Грантлар игълан ителергә, өстәмә финанслау (софинансирование) булырга тиеш. Элиталы милли мәк¬тәпләр булдыру — иң перспектив юнәлеш, ул булмый икән, глобальләшүгә каршы тора алмаячакбыз, дөнья безне күмеп китәчәк.

Римзил Вәли.
Заманында милли мәгариф концепциясен булдырган һәм күптән түгел шушы темага саллы китап бастырып чыгарган Ләйсән Мөхәрәмова да милли мәгарифкә өстәмә ресурслар, грантлар бирергә кирәк дип саный. Игътибарны көчәйтергә кирәклеген мәгариф тармагы җитәкчеләре үзләре аңлый микән? Федераль, төбәк, шәһәр, район дәрәҗәсендәге чиновникларның милли мәгарифкә мөнәсәбәте үзгәрсен өчен иске штамплардан, консерватив хыяллардан арынасы бар. Димәк, дәлилле һәм ачыктан-ачык сөйләшү, халыкның ихтыяҗына һәм ихтиярына таяну иң беренче бурыч булып кала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG