Accessibility links

Язмыш җилләре йөртә


Әнурбик Гобәйдуллин Ташкенттагы дустын Сәрвәр Әбибулаевны Кырымнан, ә Наина Фаткуллина туганы Наилә Хабибуллинаны Уфадан эзли. “Көт син мине”(37)

Чаллыдан "Азатлык" радиосын тыңлаучы Әнурбик Гобәйдуллин, шылтыратып үзләренең югалган туганнарын табарга ярдәм итүебезне сорады. Ул кырым татары Сәрвәр Әбибулаевны эзли.

“Үзбәкстанның Ташкент шәһәренең бер заводында 25 ел бергә эшләгән идек. Мин үзем Кукмара районында тудым. Ташкенттан Чаллыга гаиләм белән кайттым. Сәрвәр машина йөртүче булып эшләде. Без бик тату яшәдек, туган көн бәйрәмнәрен бергә үткәрә идек. Мин аны Акмәчет шәһәренә кайтып киткәндер дип уйлыйм. Сезнең Кырымдагы хәбәрчегез Диләвәр Осман аны Акмәчеттән таба алмас микән”, дип үтенеп сорый Әнурбик Гобәйдуллин.


Русиянең беренче телеканалында барган “Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов алып килгән хатларның берсе Ташкент өлкәсенең Ахангарана шәһәреннән. Бу хат авторы Наина Ризван кызы Фаткуллина үзенең ахирәте һәм ерак туганы Наилә Хабибуллинаны эзли. Наилә 1985елда туган дип яза ул.

“1989-1990 елларда без балалар бакчасына бергә йөргән идек, аның белән мәктәптә дә бергә укыдык. Ләкин 2000 елны без әбием белән Татарстанның Чаллы шәһәренә күчеп киттек. Миңа аларның әти-әниләре белән Уфа шәһәренә күчеп китүе билгеле. Зинһар өчен ярдәм итегезче балачак дустымны табарга”, дип яза Наина Фаткуллина.
XS
SM
MD
LG