Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тифлистә каршылык дәвам итә


Грузия башкаласы Тифлистә инде бишенче көн президент Михаил Саакашвилины урыныннан китүен таләп иткән урам җыеннары дәвам итә. Бүген парламент каршындагы чарада 20 меңләп кеше катнашкан.

Урам җыеннары пәнҗешәмбе көнне башланып китте. Урамнарга 60 меңләп кеше чыкты.

Оппозиция җитәкчеләре президент сарае янында тәүлек буе кизу торачакларын белдерде.

Оппозиция Саакашвилины 2003 елда Гөлчәчәк инкыйлабы нәтиҗәсендә хакимияткә килгәч үтә дә авторитар җитәкчегә әйләнүдә һәм август аенда Русия белән сугышта ялгыш карарлар кабул итүдә гаепли.
XS
SM
MD
LG