Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура чит илдән "радикаллар" керүенә борчыла


Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасына кергән илләрнең хокук саклаучылары хезмәттәшлегенең төп максатлары – террор, экстремизм һәм сепаратизмга каршы көрәш, диде Русия баш прокуроры Юрий Чайка.

Мәскәүдә оешмага кергән илләрнең прокурорлары җыены үтә. Кытай прокуроры да бу өч юналешне оешмага кергән илләрдә иминлек һәм тотрыклылыкны бозган төп куркынычлар, дип белдерде.

"Кайбер халыкара үзәкләрнең Русиягә радикаль дини хәрәкәтләрне китерү омтылышлары аеруча борчылу уята. Соңыннан экстремистик оешмалар бу хәрәкәтләрне үз максатларында куллана," диде Чайка.

Бу уңайдан ул Русия югары мәхкәмәсенең күптән түгел "Нурчылар" оешмасын экстремистик дип тыю карарын искә алды.

"Нурчылар оешмасының максаты дөньякүләм ислам дәүләтен төзү дип табылды," диде Чайка.
XS
SM
MD
LG