Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея халыкара сөйләшүләрдән чигенә


Төньяк Корея илнең атом программасы нигезендә озак вакыттан бирле дәвам иткән сөйләшүләрдән баш тартуын белдерде.

Төньяк Корея БМО иминлек шурасының Кореяның атом башлыклары сынавына каты тәнкыйть белдерүен, бу карарга сәбәп буларак күрсәтә.

Төньяк Корея БМОның тәнкыйть белдерүеннән соң, әлегечә эшләүдән туктаган Йоң Боң атом коралмасын яңадан эшләтә башлаячагын белдерде. Төньяк Кореяның бу адымы, халыкара коралсызлану килешүенә каршы килә.

13 апрель көнне, БМО иминлек шурасы әгъзалары Төньяк Кореяның 2 атна элек ерак ара реката сынавын хөкем иткән белдерү ясады.

Вашингтон, Төньяк Кореяның ерак ара ракеталар сынавын алга сөрә. Пхеньян исә, галәмгә җибәрелгән ракета контроль иярчененең тыныч максатта җибәрелүен белдерә.

Төньяк Корея моннан элек ракета башлыкларын сынауга каршы тәнкыйть яңгыраган очракта, атом килешүе сөйләшүләреннән баш тартачагын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG