Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Тарас Бульба” – идеология коралы


Казан кинотеатрларында барган әлеге фильмга тамашачы мөнәсәбәте бер төрле генә түгел. Бу кино Украинага гына түгел, ә Русиянең үзендәге халыкларга да каршы диючеләр бар.

Казанның 131 нче мәктәбендә укучы Булат “Тарас Бульба” фильмын сыйныфлары белән карарга җыена. Әлеге әсәрне алар урыс әдәбиятыннан 6 сыйныфта укыганда ук үткәннәр. Хәзер сигезенчедә ул. Менә бу кино экраннарга чыккач, әти-әниләр җыелышында кайберәүләр: “Ватанпәрварлык тәрбиясе һәм тарихи дөреслек бирә торган фильм, шуңа күрә сыйныф белән барып карагыз да урыс әдәбияты дәресендә фикер алышу үткәрергә кирәк”, дип шарт куйган.

Булат физика һәм математиканы тирәнтен өйрәнә торган лицейда укыса да, әти-әнисе аны татар рухына тугрылыклы итеп тәрбияләргә тырыша. Шуңа күрә, алар сыйныф белән барганчы, әлеге фильмны гаиләләре белән карап кайтырга җыеналар.

Казанда бу кинога карата фикерләр төрле. Белгечләр идеологиясе урыс җирләрен, урыс халкын һәм коралын данлауга корылган дип белдерә. Казанда әлеге фильмны караган студент Эльвира Камалова да бу идеологиянең кирәгеннән артык күпертеп бирелүенә игътибар иткән.

“Китапта андый моментлары юк шул. Без мәктәптә укыган әсәр буенча куелган. Шуңа күрә, эчтәлеген яхшы хәтерлим. Кинода әлеге идеологиягә басым күбрәк ясала”, ди Камалова.

Татарстан башкаласында әлеге фильмны караучылар арасында “татарва” дигән сүзне ишетеп, татарларны сүз арасында гына булса да вәхши итеп күрсәтергә тырышу да күңелләренә хуш килмәүчеләр бар. Әйтелгән сүз – аткан ук дигәндәй, милли җанлылар, әлбәттә, бу сүзне үз бакчасына ыргытылган таш буларак та кабул итте, диючеләр дә юк түгел.

“Кинода үлгәндә кешеләр “урыс җире өчен үләм” дип белдерүе миңа бер дә ошамады. Казаклар алар икенче төрле кеше булган. Русия өчен түгел, ә үзләренә байлык өчен талап йөргәннәр”, ди әлеге кинонаны карап чыккан Әннүр Нуриев.

Казан хокук яклау үзәге башлыгы, үзенең нәсел-нәсәбенең бер тамыры казак булган Игорь Шолохов, режиссер Гогольнең рухын сакларга тырышкан, дип белдерә.

“Беренчедән әсәр үзе шундый. Аннан соң куючы төркем әсәрнең урыс милләтчел рухын да сакларга тырышкан. Мисал өчен, “урыс патшасы килер, көтегез сез аны һәм аннан, җитмәсә, куркыгыз да” дигән шикелле”, ди Шолохов.

Бу фильм урыс милләтчел яшьләр арасында “күңелләрен дә рухландырып җибәрергә” мөмкин дип хәвефләнә ул.

“Бу кинодан соң кара, сары яисә ак тәнлегә, менә ул барсы өчен дә гаепле, дип төртеп күрсәтсәләр, без шунда ыргылачакбыз. Мондый хәлләр булды бит инде. Узган гасырның 30 елларыннан алып 50 елларына кадәр төшерелгән бөтен фильмнар ниндидер билгесез якка өндәде. Һәм барсы да шунда ыргылды. Ни өчен, нәрсә өчен икәнен тикшереп тормады. Бүген дә шулай булырга мөмкин. Чөнки миләр чүпләнгән иде”, ди Шолохов.

Ул шулай ук Русиянең тарих дәреслекләрендә Украин халкының барлыкка килүе, тормышы бөтенләй дип әйтерлек дөрес күрсәтелмәвен һәм телгә алынмавын да гаепли.

Бюджеты 20 миллион долларга якын булган һәм Русия мәдәният министрлыгы заказы белән төшерелгән әлеге фильм дөнья күргәч “Newsweek” Русия белән Украина Гоголь өчен озакка сузылган сугышның яңа баскычында, дип язып чыкты. Билгеле булганча, бу әсәр язучының 200 еллыгы уңаеннан дөнья күрде.

“Украина белән Русия бергә булганда тарихлар да уртак иде. Аерылып чыккач Запорожье Сече ул барыбер украиннар, хохоллар тарихы булып калды. Урыс халкыныкы булып калмады, ә малорусларныкы булды.

“Тарас Бульба” фильмы белән, минемчә, украиннарның бер кисәк тарихын урладылар, ягъни тарихта урыс эзен зуррак итеп күрсәтергә тырыштылар.

Кино сәнгате бүген ул – сәясәт. Ул - эчке, милли горурлык бирә торган сәясәт тә, бүген ул илнең башка кавемнәр арасында зурайтып күрсәтә торган һәм таныта торган тышкы сәясәте дә.

Китап нинди генә яхшы булмасын, аны укымыйлар. Ә киноны карыйлар, телевизор каршында утырырга без иренмибез”, ди “Идел” журналының публицистика бүлеге мөдире Искәндәр Сираҗи.
XS
SM
MD
LG