Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кубага каршы чикләүләр җиңеләя


Ак Йорт сүзчесе Роберт Гиббс, Куба асыллы АКШ ватандашларының туган якларына теләгән вакытта, теләгәнчә зиярәт итә алачакларын игълан итте.

Кубага каршы кертелгән чикләүләр сәбәпле, моннан элек Куба асыллы АКШ ватандашларына Кубага елына бары тик бер тапкыр керергә рөхсәт ителә иде.

Роберт Гиббс, без Кубада кеше хокуклары һәм демократиянең дә үсүен күрергә телибез, дип белдерде.

Кубада хезмәт тәкъдим итәргә теләгән телекомуникация ширкәтләренә каршы куелган чикләүләрнең якын арада гамәлдән чыгарылачагына өмет бар.

Кубага каршы чикләүләрне җиңеләйтү карары, Обаманың сайлау алды чараларында биргән вәгъдәләрнең берсе иде.

Обама бу адымны төбәк илләре җитәкчеләрен бергә очраштырган Тринидад саммиты алдыннан ясады.

Обама моннан элек күп тапкырлар, Куба белән булган каршылыкларны диолог аша чишәргә теләве турында сөйләгән иде.

Кубаның элекке җитәкчесе Фидел Кастро, Американы чикләүләрне тулысынча бетерергә чакырды. Куба башлыгы Раул Кастро Вашингтон белән сөйләшергә әзер булуын белдерә.
XS
SM
MD
LG