Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке рәис яңа «Азатлык»ны хуплый


Тәлгать Әхмәдишин
Тәлгать Әхмәдишин

“Азатлык” татар яшьләре берлегенең Казан бүлеге үз эшчәнлеген торгызу турындагы хәбәрне Тәлгать Әхмәдишин сөенү хисләре белән кабул иткән.

Чаллыда яшәүче Тәлгать Әхмәдишин озак еллар буена “Азатлык” татар яшьләре берлегенең рәисе, соңрак халыкара төрки яшьләр берлеге рәисе булып торды. Хәзер инде аны элекке рәис дияргә була. “Азатлык” татар яшьләре берлегенең Казан бүлеге үз эшчәнлеген торгызу турындагы хәбәрне Тәлгать Әхмәдишин сөенү хисләре белән кабул иткән. Ул, Милли Мәҗлес эше буенча эзәрлекләнүчеләрне яклап үзе нәшер иткән “Азатлык” газетасында болай дип язды:

“Безнең фикеребезчә, бу тентүләрнең максаты бер – актив иҗтимагый, сәяси, хокук яклау эшчәнлекләре өчен милли хәрәкәт лидерларын һәм шул эшчәнлекне яктырткан Дамир Шәйхетдин кебек татар журналистларын 282 нче маддә астына тыгу – басым ясауны аңлата.”

Әхмәдишин күпне күргән милли хәрәкәт активисты буларак, эшчәнлеген яңарткан “Азатлык” яшьләр берлегенә мөрәҗәгать юллаган, анда мондый киңәшләрен бирә:

“Беренчедән, милли хәрәкәттә катнашу – бернинди дә җинаять түгел ул. Киресенчә, үз халкыңа хезмәт итү, аны саклау һәм үстерү, аның дәүләтчелеген торгызу өчен көрәш – иң соклангыч кешелек сыйфатларының берсе булып тора. Милли хәрәкәттә катнашу сине тар карашлы обывательләрдән бер баскычка югары күтәрә, сиңа дәрәҗә өсти. Һәм, тарихтан билгеле булганча, милләт азатлыгы өчен көрәшкән шәхесләр гомер-гомергә халык хәтерендә сакланалар. Мондый эшләр белән, шуңа күрә, горурланырга гына кирәк”, ди ул.

Тәлгать Әхмәдишин сүзләренә караганада, барлык халыкара хокукый документларда, шул исәптән Русия һәм Татарстан конституцияләрендә дә кешенең иҗтимагый оешмалар, партияләр оештырырга, демонстрацияләр, митинглар, җыелышлар, пикетлар үткәрергә, аларда катнашырга хокукы барлыгы турында язылган.

“Беркемнең дә шул исәптән органнарның да, мондый эшчәнлеккә каршылык күрсәтергә хакы юк. Синең сәяси ышануларыңа һәм закон кысаларындагы сәяси эшчәнлегеңә беркем дә катышырга тиеш түгел.

Татар халкы өстендә тагы да кара болытлар куерган бу көннәрдә, бигрәк тә яшьләргә, милли оешмалар тирәсенә ныграк тупланырга кирәктер. Безнең киләчәк буыннарга милли проблемалар өеп калдырырга хакыбыз юк! Халыкара хокукый документларга таянып, кыю, максатчан эш иткәндә генә милләтебез башка халыклар рәтендә лаеклы урынын ала алыр!”, диде Тәлгать Әхмәдишин.
XS
SM
MD
LG