Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Иранның атом эшен туктатуын таләп итми


Бушәһр атом корылмасы
Бушәһр атом корылмасы

Иран белән атом сөйләшүләре яңа борылыш алырга мөмкин. Обама хакимияте Иранның уран баетуын туктытуын таләп итмиячәк. Тәкъдимне белгечләр тикшерә.

АКШ президенты Барак Обама хакимияте Иранны сөйләшүләргә чакыруны максат итеп куйды һәм сөйләшүләр шартын үзгәртүне тәкъдим итә. Буш администрациясе Иран белән бары тик атом корылмаларны ябу шарты белән сөйләшергә тели иде. Обама исә бу чикләүне көченнән чыгара. Сөйләшүләр вакытында Иран уран баету эшчәнлеген дәвам итә алачак.

Сайлау алды кампаниясе вакытында ук Барак Обама Иран белән сөйләшүгә "шартлар куймаячагын" белдергән иде. "The New York Times" басмасы язуынча, хәзер Обама президент булгач бу вәгъдәсен үтәргә җыена.

Сөйләшүләр барганда Иранның уран баетуын туктатуы мәҗбүри түгел, әмма атом корылмаларын Иран тикшерүчеләргә күрсәтергә тиеш булачак, дип яза "The New York Times".

3 апрель көнне "The Financial Times" басмасы АКШ дипломатлары Иранның атом эшчәнлеген дәвам итү шартын кабул итү турында фикер алыша, дип язып чыккан иде.

Иранны "сөйләштерү" юлларын эзлиләр

АКШның үз позициясеннән чигенүнең максаты – Иранны ничек тә булса кире сөйләшүләргә җәлеп итү. Баетылган уран – атом ягулыгы һәм атом коралын җитештерү өчен кулланыла ала. Иранның атом программасы куркынычы нәкъ корал ясау ихтималына бәйле. Тәһран программаны тыныч максатларда гына үстерүен белдереп килсә дә көнбатыш дәүләтләре моңа ышанмый.

Иран уран баетуны туктату таләбен кабул итмиячәген кат-кат әйтеп килә. Узган атнада президент Мәхмүд Әхмәдиниҗад янә Германиянең "Spiegel" басмасына бу эшчәнлек туктатылмаячак, дип белдерде.

Шартлар кую нәтиҗәгә китермиячәк

Белгечләр Иранга куелган бу таләп бер нинди дә тәрәккыятькә китермиячәк, дип саный. Элек Халыкара Атом Идарәсендә эшләгән Бруно Пелло АКШ хакимиятенең яңа тәкъдимен хуплады.

"Мин моңа бик шат. Халыкара Атом Идарәсенең элекке рәсмие һәм белгеч буларак минем дә моны үземнең эшемдә тәкъдим иткәнем бар. Еллар узгач күпләр уран баетуны тулысынча туктатуны таләп итү – мөмкин булмаган эш икәнен аңлады," диде Бруно Пелло.

Аның сүзләренә караганда, Атом коралын җәелдермәү килешүенә, атом идарәсенә Ирандагы атом корылмаларын алдан игълан итмичә килеп тикшерүне рөхсәт иткән яңа өстәмә клешү әзерләргә кирәк.

Болар барысы да әлеге фаразлар гына, Вашингтонның Иранга карата сәясәте әле игълан ителмәде. Хакимияттәге югары дәрәҗәдәге вәкилләрнең берсе "The New York Times" басмасына Иранның уран баетуын "туктатып торуы" барыбер АКШның максаты булып кала, дип белдерде.

Иран "нәтиҗәле сөйләшүгә" әзер

Кичә Иранның атом эшләре вәкиле Сәид Җәлили "нәтиҗәле сөйләшүләргә" әзер булганын белдерде. Бу хакта ул Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Хавиер Соланага телефонда сөйләшкәндә әйткән. Иран вәкиленең бу белдерүен АКШ дәүләт департаменты вәкиле Роберт Вуд хуплап чыкты.

"Иранлылырның сөйләшүгә кызыксыну белдерүен хуплыйбыз. Исегезгә төшерәм, 6 тараф катнашындагы төркем Иранга яхшы тәкъдимнәр әзерләде. Без Иран белән бу мәсьәләдә эшләргә әзер. Иран халыкара җәмәгатьчелеккә атом программасының тыныч булганын күрсәтергә тиеш. Әлегә халыкара җәмәгатьчелек моңа бик ышанып бетми", диде АКШ дәүләт департаменты вәкиле.

Сөйләшүләрне БМО Иминлек Шурасының даими 5 әгъзасе һәм Германия оештыра. Аларның кайчан башланасы әле билгеләнмәгән.

Иран да "карашын үзгәртергә тиеш"

БМОның элекке корал тикшерүчесе, хәзер Вашингтонда Фән һәм Халыкара иминлек институтын җитәкләгән Дэйвид Олбрайт, Тәһран үзенең атом программасына карашын үзгәртмәсә бу сөйләшүләр дә нәтиҗәсез булырга мөмкин, диде.

"Сөйләшүләрнең нәтиҗәсе нинди булачагын бер кем дә белми. Әгәр дә Иран "без уран баетудан бер кайчан да баш тартмаячакбыз", дисә сөйләшүләр уңышсыз булачак һәм без кире тагын да кырысрак чикләүләр чорына кайтачакбыз. Халыкара җәмәгатьчелекнең сабырлыгы озакка җитмәс", диде Олбрайт.

Иран исә атом эшчәнлегендәге яңадан-яңа уңышлары турында хәбәр итеп тора. Узган атнада илдә беренче атом ягулыгы корылмасы ачылды. Президент Әхмәдиниҗад Иран атом ягулыгын җитештерүне башыннан ахырына кадәр башкара ала, дип белдерде.

Әмма белгечләр бу төр хәбәрләр Обаманы Иран белән сөйләшүләр юлыннан кире бормас, дип саный.
XS
SM
MD
LG