Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Төркияне әрмән чиген ачарга чакыра


Европа Берлеге Төркияне Әрмәнстан белән чик буен ачарга чакырды. Берлекнең Көньяк Кавказ төбәгендәге махсус вәкиле Питер Семнеби, чикләрне ачу төбәктәге вазгыятьне яхшыртып Төркиягә Европа Берлегенә керү сөйләшүләрен җиңеләйтәчәк, дип белдерде.

Шундый ук мөрәҗәгать белән Әнкарага АКШ президенты Барак Обама да мөрәҗәгать иткән иде.

Узган елдан бирле Төркия белән Әрмәнстан араларны яхшырту турында сөйләшүләр алып бара. Уртак чик буен Төркия 1993 елда Таулы Карабах низагында Азәрбайҗанга теләктәшлек белдереп япкан иде.
XS
SM
MD
LG