Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскида Радмир Сәгитов үлеме тикшерелә


Новосибирски хәрби мәхкәмәсендә Югары хәрби уку йорты курсанты Радмир Сәгитов үлеме белән бәйле эш тикшерелә башлады.

Сәгитовлар гаиләсе адвокаты Марина Бунькова сүзләренә караганда, сорау алу вакытында Радмирны үлемгә җиткерүдә гаепләнүчеләрнең кайберләре генә аны кыйнаганнарын таныган. Калганнары Радмир үз үзенә кул салган, дип белдергән.

Тикшерү 17 яшьлек Радмир Сәгитов азаплауларга чыдый алмыйча үз үзенә кул салган, дигән нәтиҗә ясаган иде. Аны азаплауда бергә укыган 10 курсант һәм сержант гаепләнә. Аларның дүртесе сак астында тотыла.
XS
SM
MD
LG