Accessibility links

АКШ Төньяк Кореяне тәнкыйтьли


Төньяк Кореянең алты яклы атом сөйләшүләрен туктатып атом коралын җитештерү программасын башлау турындагы белдерүен АКШ тәнкыйтьләп чыкты.

Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Пхеньянның бу адымы Иминлек Шурасының Төньяк Кореянең 5 апрельдә ерак ара ракета очыруына "канунлы" төстә борчылу белдерүенә "кирәкмәгән" җавабы булды, диде.

БМО атом идарәсе тикшерүчеләренә илдән китәргә кушылган.

Сишәмбе көнне Пхеньян Көньяк һәм Төньяк Корея, Япония, Кытай, Русия һәм АКШ катнашлыгындагы сөйләшүләрдән чыгуы турында белдерде.

Дүшәмбе көнне БМО Иминлек Шурасы бер тавыштан Төньяк Кореянең 5 апрельдә ерак ара ракета атуын кискен тәнкыйтьләп чыкты. БМО андый ракета сынавын тыя.
XS
SM
MD
LG