Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев хокук яклаучылар белән очрашты


Кремльдә хокук яклаучылар белән очрашкан Русия президенты Дмитрий Медведев хөкүмәттәнтыш оешмалар турындагы канунны үзгәртү һәм андый оешмаларның хакимиятләр белән мөнәсәбәтләрен җайлау кирәклеге турында белдерде.

Президент хокук яклау үзәкләре һәм иҗтимагый оешмаларына финанс кризисы һәм эшсезлек чорында халыкның социаль хокукларының бозылмавын күзәтергә кушты.

Президент каршындагы Ватандашлар җәмгыяте һәм кеше хокукларын яклау шурасы рәисе Элла Памфилова, силовиклар һәм күзләү оешмаларын хөкүмәттәнтыш оешмалар эшләренә аяк чалырга түгел, ә балалар порнографиясе, коллык, корал һәм наркотик сату кебек дәүләт иминлегенә куркыныч тудырган җинаятьләргә каршы көрәштә берләшергә чакырды.
XS
SM
MD
LG