Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:42

XIV Халыкара “Туристлык индустриясе” күргәзмәсендә “Камcкие Поляны” сәяхәт-сәламәтләндерү паркы һәм Казан шәһәренең туристлык порталы да тәкъдим ителде.

Казан шәһәре тышкы бәйләнешләр һәм туристлык комитеты башлыгы Сергей Иванов сүзләренчә, бу www.gokazan.ru дип аталган интернет порталны эшләгәндә төрле илләрнең һәм Русиядәге төрле шәһәрләрнең 25ләп туристлык порталы тикшерелеп, аларның иң яхшы тәҗрибәсе кулланылган. Иванов: “Бу порталга әлегә Русиядә тиңнәр юк”, дисә дә, Татарстанда ике дәүләт теленең берсе булган татарча битне эшләтеп җибәрергә ашыкмаганнар. Бу хакта сорау биргәч, кайчан да булса татарчасы да булачагын кире какмый ул. “Чиратта безнең француз, немец, испан һәм татар телле битләр дә булдыру”, диде Иванов.

Порталны тәкъдим итү җыелышында Казандагы төрек консуллыгы вәкилләре дә катнашты. Алар, әлеге сәхифәдә Казан үзенең бик күп хезмәттәшләрен атаган, ә Төркиянең һава юллары ширкәте төшеп калган, дип үпкә дә белдерделәр.

Бу портал әлегә ике телдә: урыс һәм инглиз телләрендә эшли. Татарстан башкаласына сәяхәт һәм Казан турында бик күп мәгълүмат алырга була. Интернет сәхифәнең ачылганына өч айлап вакыт узса да, бу күргәзмәгә кадәр рәсми тәкъдим ителмәгән булган ул.

“Казан ярминкәсендә”ге “Туристлык индустриясе” күргәзмәсендә шулай ук “Кама Аланнары” дип аталган яңа проект турында да сөйләделәр.
Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Анатолий Березинский әйтүенчә, әлегә кадәр мондый тәҗрибә Русиянең бер генә төбәгендә дә булмаган. Аның сүзләренчә, моңа кадәр дә бу аланнарга елына 20 меңләп кеше ял итергә йөргән. Әлеге сәяхәт-сәламәтләндерү паркы әкренләп эшли башласын өчен 3 еллап вакыт кирәк икән.

“Гадәтләр Аланы” Чистайдан ерак урнашмаган. Ике төп дин һәм урыс - татар юнәлешләрен үз эченә алган “Гадәтләр Аланы” этник эшләр үсешенә этәргеч бирергә тиеш. Без анда баргач төрле мәдәниятләр булуын, төрле халыклар яшәгәнне аңларга тиеш”, ди Березинский.

Барлыгы 4 аланны берләштергән бу парк традицион булмаган ысуллар белән савыктыру, “Сафари прак”, экологик чиста табигать кочагын, урман юлларыннан биштәр асып атлау, яисә велосипедта бару, балык тоту һәм туристлыкка караган башка төр юнәлешләрне дә берләштерә.

Бу проект 5 район: Мамадыш, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Чистай һәм Алабуга җирләренең бер өлешендә яшәүчеләрне дә эшле итәчәк. 103 мең квадрат гектар урынны биләячәк әлеге парк район җирләрен бүлеп алмыйча, ә аларга да караган һәм шулай ук үзенә күрә бер бөтен кисәк тә булып торачак.

Әлеге парк тирәсендәге кечкенә бизнесны үстерүгә дә зур этәргеч булыр, ди министрлык вәкиле.

Казанда ачылган бу турҗыен моңа кадәр булганнарыннан үзенчәлекләре белән аерылып торды. Әлегә кадәр төрле турширкәтләр, кунакханәләр, шифаханәләр үзләрен һәм төрле илләргә, Русиянең төрле урыннарына сәяхәтләр тәкъдим итсә, бу юлы оештыручылар туриндустриягә бик күп төрле тармаклардан торган зур берлек итеп караган иде.

Рәсмиләр киләчәктә автобус тотучы ширкәтләр дә, музей һәм театрлар да, кунакханә, ресторан һәм кафелар – барыбыз да бер тармакта булып, бергә эшләячәкбез, дип белдерде.

Татарстан һәм Казан шәһәре рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов сүзләренчә, аларның максаты - Казанны киләчәктә “Аш-су башкаласы” буларак та таныту. “Безнең милли ризыклар туристларны җәлеп итеп торырга тиеш”, ди ул. Ата-бабалардан калган пичтә пешерү ысулларына һәм аны килгән сәяхәтчеләргә күрсәтүгә дә игътибар ителәчәген әйтеп китте.

Иванов сүзләренчә, узган ел Казанга 850 мең тирәсе турист килгән. Быел исә, Казан хакимияте вәкиле ниндидер фаразлар кылырга ашыкмый. Шулай да, дөньяда барган икътисад кризисы һәм халыкара валюталар – доллар белән евроның үсүе эчке туризмның артуына китерергә мөмкин дип өметләнә ул.

Татарстан башкаласында үтүче бу XIV халыкара күргәзмәдә Русиянең 20 шәһәреннән 100 гә якын ширкәт катнаша. Австрия, Греция, Мисыр, Норвегия, Төркия, Финляндия, Франция, Хорватия, Чернагория, Швейцария илләре вәкилләре дә бар.

“Казан ярминкәсе”нең әлеге күргәзмә үтә торган залына керүгә үк һәр ширкәт үзенең реклам кәгазьләрен тәкъдим итте. “Тататарстан” һава юллары ширкәте кәгазьдән ясалган кечкенә очкычлар да өләшеп торды.

“Туристлык индустриясе” вакытында “Татарстан” һава юлары ширкәте “Казан - Тель-Авив - Казан” рейсын да тәкъдим итәчәк. Әлеге ширкәт вәкиле Светлана Князева сүзләренчә, Тель-Авивка беренче очыш 24 майга планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG